Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Үләт чокырлары эшли, ә контейнерлар үләксәләр белән тулган

Шаккатмалы күренеш: Урыссу бистәсенә керү юллары буена куелган чүп-чар контейнерларына үләксәләр ыргыта башлаганнар.

Бу хакта безгә чүп-чар түгүче предприятие директоры урынбасары Эльвира Шәмсетдинова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, кышын каты салкын торган көннәрдә мәгънәсез кешеләр катып үлгән 20 каз, 15 тавык, бәкәйләре белән сарык, песи, көчек...үләксәләре китереп ыргытканнар. Алар үзләренең ихаталарындагы мал-туарга уңайлы шартлар гына тудырып калмаганнар, хәтта, каты көнкүреш калдыклары өчен булган контейнерларга хайван үләксәләре ташлап, административ җинаять тә кылганнар. Ә бит районның һәрбер җирлегендә диярлек үләт базлары бар, кешеләр үлгән терлек түшкәләрен шунда илтергә бурычлылар. Үләксәләрне санитар нормалар буенча күмү нәкъ менә шушы объекларда башкарыла. Моның өчен авыл җирлекләре башлыкларына яисә аның территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиесенә мөрәҗәгать итү дә җитә.

Җирлекләр белән эшләүче бүлек начальнигы Рәис Галимов сүзләренә караганда, биотермик чокырлар Акбаш, Бәйрәкәтамак, Иске Каразирек, Ташкичү, Урыссу, Димтамак, Бәйрәкә, Ютазы, Кәрәкәшле авыл җирлекләрендә эшли. Әбсәләмдә һәм Урыссу бистәсендә үләт чокырлары юк, аның каравы ул Урыссу авыл җирлегенә караган Байлар авылында бар. Аларның кайберләре җирлекләр, кайберләре хуҗалыклар балансында тора. Әмма бу факт аларга керү юлында киртә булып тормый. Өстәвенә, халыкка акча да түләргә кирәкми.

- Узган елда республика биргән акчалар хисабына Акбаш, Бәйрәкәтамак, Иске Каразирек җирлекләрендәге биотермик чркырларга ремонт башланды,- дип сөйли Галимов.- Ташкичү җирлегендәге үләт чокыры тулаем төзекләндерелде. Монда булган чокырларның берсе җирлек, икенчесе хуҗалык балансында. Кыскасы, берничә биотермик чокыры булган урыннар да бар диясем килә. Агымдагы елда үләт чокырларын ремонтлау программасы дәвам итәчәк һәм аның кысаларында республика өстәмә акча бирүне планлаштыра. Үз проблемасын кыска юл белән хәл итәргә булган кеше автомашинасыннан үләксәләрен торак пункт территориясендә бушату сәбәпле инфекция таратып, халыкны, беренче чиратта, каты көнкүреш калдыкларын җыештырып түгүче эшчеләрне куркыныч астына куя. Чөнки контейнер янында, каты көнкүреш калдыклары полигонында ятып таркала башлаган үләксәләрне нәкъ менә алар җыештырып юк итәргә тиеш булалар. Нәрсә, алар кеше түгел мени?! Үлгән терлекнең төрле йогышлы чир һәм эпидемия таратучы чыганак булуын исәпкә алсак, караңгы төннән файдаланып, кача-поса шушы "изге" эшне кылган бәндәне административ җинаять кенә түгел, уголовный җинаять тә кыла дияргә дә мөмкин.

Сүз уңаеннан: Камалышта калган Ленинградта 1942 елның кышы шул тиклем салкын торуы һәм мәетләрне шундук зиратка илтмәүләре билгеле. Бу, беренче чиратта, азык-төлек продукциясе карточкасы "гомерен" озынайту өчен эшләнә. Нәтиҗәдә, йорт подваллары кеше мәетләре белән тулган. Алар кышын куркыныч тудырмаса да, язын эри башлап, эпидемия таратканнар. Тулы гаиләләрнең, кварталларның, авыллапның гомерен өзгән чума, чәчәк, ваба кебек афәтләрне ул чор кешеләре дә әле дә оныта алмый. Ачлыктан, суыктан хәлсезләнгән организмга йогышлы чир эләктерүе кыен түгел. Шуңа күрә җылы көннәр җиткәнче хәлсез шәһәр халкы урамнарны чистартырга чыккан.

Тамаклары тук, өсләре бөтен урыссулыларга, бәлкем, тәртипле яши башларга вакыттыр. Гараж артында, дамба буйларында үләксәләр ята. Ел саен язын муниципалитет законсыз барлыкка китерелгән чүп өемнәрен тазартырга чыга. Таң ату белән намуслы кеше кыяфәте чыгарып йөрүче, караңгы төшү белән пычрак эшләренә керешүче бәндәләргә карата кардиналь чаралар күрә башламыйча, җәмгыять мондый шакшылыктан котыла алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев