Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Мезенцевлар гаиләсе – илһам чыганагы

Иске Урыссу авылыннан Мезенцевлар республиканың асрамага бала алган гаиләләр арасында узган иҗади эшләр ярминкә-бәйгесендә катнашкан.

Бөгелмә шәһәрендә узган республика чарасында Венера Мезенцева асрамага алган өч баласы белән макраме һәм бәйләнгән әйберләрдән үз күргәзмәсен оештырган. Кул эшләнмәләре арасында балалар үзләре ясаган әйберләр дә була. Өстәвенә, Арина һәм Анжелика Лукьянчуклар рок-н-ролл биеп, кызларның бертуганы Александр гаилә турында шигырь сөйләп, күпләрдә соклану хисе уяткан. Иҗади сәләтле Мезенцевлар гаиләсе яшь буында рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән өчен чараны оештыручыларның бер дипломы белән билгеләнсә, III дәрәҗә дипломы белән алар "Гаилә белән башкарган иң яхшы иҗади эш" номинациясендә бүләкләнгән. Мезенцевлар гаиләсе әлеге тирән эчтәлекле һәм тәрбияви ярминкә-бәйгедән кыйммәтле бүләкләр белән дә әйләнеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев