Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Министр югары бәя бирде

Безнең районда Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән булып китте.

Министр район кырларын карауны вертолетта утырып башкарды. Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов озатып йөрделәр. Соңыннан М. Әхмәтов "Нур-Агро" ҖЧҖ жирендә районның агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Гатуф улы, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы формированиеләренең төп чаралар белән тәэмин ителүенә югары бәя бирде һәм язгы-кыр эшләре нәтиҗәләре, чәчүлекләр торышына канәгатьлек белдерде. Ул шулай ук, районның дымлылык дефициты кичерүенә карамастан, иртә культуралар чәчү аркасында отышта калуын билгеләде. Ведомство башлыгы район аграрчыларына үзенчәлекле климат шартларында туфракта, җир катламы әйләнешеннән тыш, дымлылык тотуга ярдәм итүче технологияләрне кулланырга тәкъдим итте. Район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин туфракның өске катламын эшкәртүнең дымлылык туплавы белән килеште һәм мондый ысулның районда кулланылуын белдерде.
Министр агротехника һәм үсемлекчелек белән генә кызыксынып калмады. Ул сөт сату, продукцияне сатып алу хаклары белән кызыксынды, шунда ук телефон буенча, мәсәлән, гаилә фермалары территорияләрен асфальтлау сорауларын чиште. Әхмәтов гаилә фермалары территорияләренә керү юлларын асфальтлау шартлары буенча асфальт метражына лимит - ягъни бер ферма өчен 200 метрга якын билгеләнгән булуын аңлатты.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев районга өч трактор алуда күрсәткән ярдәме өчен министрга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Визитын тәмамлап, Марат Гатуф улы районны ашлык җыю техникасы белән тәэмин итүдә мөмкинлек табарга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев