Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Октябрьский күпере җиңел автомобильләр өчен ачылачак

Район советы депутаты, район башлыгы Рөстәм Нуриевның сайлаучылар белән чираттагы очрашуында көнкүреш тәэмин итүнең актуаль сораулары тикшерелде.

Бу юлы депутат үзенең Яшьләр тыкырыгы буенча 1, 2, 3, 4 санлы йортларда һәм Пушкин урамы буенча 46 санлы йортта яшәүче сайлаучылары янына килгән иде. Мөгаен, барлык җыелучыларны берләштерүче тема булып ГРЭС язмышы соравы торгандыр: станциянең җайланмалары таушалган, шул ук вакытта бу хәл тарифлар үсешендә нык чагыла. Кайберәүләр: индивидуаль җылытуга күчеп булмыймы, дигән сорауны бирде.
- Бердәм чыганак - үзәк җылыту булганда, Татарстан Хөкүмәте карары белән бәйле, фатирларда автоном җылыту системасы урнаштыру мөмкин булмаячак, - дип билгеләп үтте депутат. - Тарифларга килгәндә, алар Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитетында раслана һәм муниципалитет белән килешенми. ГРЭСка килгәндә, күп вариантлар эшләнгән. Әмма әлегә аерым карар юк һәм сорау ачык булып кала.
Шулай ук күпләрне Октябрьский күперенең ябылуы борчый.
- Күпер, ачыклануынча, "Башнефть"нең хисапчылык балансында гына торган, әмма күчемсез милек объекты буларак теркәлмәгән. Башкорт нефтьчеләре аны капиталь ремонтлауга акча бүләргә әзерләр. Әлегә исә документлар әзерләнә, аны җиңел автомобильләр өчен, зур йөк автомашиналарына чикләү рамасы куеп, ачу соравы эшләнә.
Районның социаль-икътисади үсешенә кыскача тукталып, Нуриев быел Урыссу бистәсен төзекләндерүгә 90 миллион сум акча сарыф ителәчәген ассызыклады. Тормышка ашырылган проектлар масштабы чынлап та тәэсирләндерә, ә Урыссу бистәсе юбилее алдыннан эшләр аеруча активлаштырылды. Сүз уңаеннан, планнарда - район үзәгендә өстәмә урналар кую. Сайлаучылар тарафыннан күтәрелгән сорауларның кайберләренә җаваплар шунда ук бирелде, кайберләре контрольгә алынды. Әйтик, Яшьләр тыкырыгы, 2 адресы буенча йорт түбәсен ремонтлау 2017 ел программасына кертеләчәк, карт тупылны октябрьдә кисәргә карар ителде, "Гайдарка"дагы чүп үләннәре якын киләчәктә чабылачак. Яшьләр тыкырыгы, 1 адресы буенча депутат балалар мәйданчыгы ачуны һәм тукталыш төзүне контрольгә алды, Нуриев шулай ук йортта яшәүчеләр игътибарын яшел агач үсентеләре, чәчәкләр утырту мөһимлегенә юнәлтте. Йорт 2010 елда файдалануга тапшырылган һәм бер генә агач үсентесе дә юк, дип билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта күрше йорт территориясе янына күз камаштыргыч чәчәк түтәлләре утыртылган... Әлеге тыкырык буенча 4 санлы йортта депутат игътибарын "пар җитмәүгә" юнәллттеләр. Җылыту торбасы кисеме кечкенә, диелде очрашу барышында. Сорау каләмгә алынды. Киләсе елның язында йорт яны территориясендә чокырлар ремонтланачак. Йорт янына ике эскәмия кую карар ителгән. Яшьләр тыкырыгы, 6 адресы буенча канализация системасында тоткарлыклар булу соравын күтәрделәр. Йорт идарәсе рәисе ассызыклавынча, биредә агынты сулар белән бергә таркалмый торган әйберләр агызып җибәрүче яшәүчеләр үзләре гаепле. Пушкин урамы, 46 адресы буенча яшәгән сайлаучылар якындагы төнге кафеда "кыздыргыч" эчемлекләр салып чыккан һәм үзләрен иртәнгә кадәр "тыя алмаган" яшьләрдән канәгатьсезлек белдерде. Депутат контрольгә алган сораулар арасында хуҗасыз этләр мәсьәләсе да бар иде.
Барысы да уңай кәеф белән таралышты: районның 25 еллык юбилеенда депутат җыелучыларны үзләрен 25 яшьлекләр кебек тоярга чакырды.
Мәзәктәгечә килеп чыкты. Очрашу барышында, алай, сөйләүләре көчле тавыш белән һәм ачык сыман иде, 80 яшьлекме, 90 яшьлекме бер әби, бер нәрсә дә ишетмим, дип зарланып утырды. Ахыр чиктә, чыдый алмыйча, урыныннан торды да депутат янына килде, ул чираттагы сорауга, бала тудыру бүлеге ябылмаячак, дип җавап биреп бетергән иде.
- Нәрсә ди ул? - дип сорады яңадан әһәмиятле җавапны ишетми калган әби янында торган ханымнан.
- Кайгырма, тудыру бүлеге ябылмый, дип әйтә, - дип җавап бирде ханым җыелучыларның дәррәү көлүе астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев