Подгорный бистәсендә Миңнесамига әби Гыйлаҗевага - 90 яшь
Подгорный бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Миңнесамига Хөснетдин кызы Гыйлаҗева кичә якын кешеләре, дуслары даирәсендә үзенең олуг юбилеен - 90 яшен бәйрәм итте.
Тумышы белән Димтамак авылыннан булган Миңнесамига әби язмышына язылган бик күп сынауларның башы кечкенә чакта ук ятим калудан башлана. Зур гаилә башлыгы Хөснетдин бабай вафат булып, кырык көнен уздырганда, мәрхүмнең бишенче баласы дөньяга аваз сала. Биш бала белән ялгызы торып калган ана сабыйларының гомерен саклап калу өчен бакчада үскән чөгендер, бәрәңге сабакларына кадәр пешереп ашата. Миңнесамига әби хәлсез колын җигеп җир сукалаганын, авыр ферма хезмәтен бер дә онытмый. Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайткан ире Закиры белән дә әлләни озак гомер кичерми. Балаларына әти дә, әни дә булган хатын бала кайгысы да күрә: улы Фирдәүсе дөнья куя...
Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән сугыш ветеранының тол хатыны Миңнесамига Хөснетдин кызы Гыйлаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева тәбрик итте. Аларның изге теләкләренә юбилярның балалары һ Миңнесамига Хөснетдин кызы Гыйлаҗева әм авылдашлары кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев