Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Һәр тармак контрольдә

Район башлыгы Рөстәм Нуриев район газетасы редакциясе һәм җирле телевидение журналистлары белән очрашу уздырды, аның барышында ул район үсешенең төп юнәлешләре буенча район хакимияте эшчәнлеген яктыртты.

Журналистларны кызыксындырган сорауларның берсе - мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасы учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү һәм туган телне үстерү мәсьәләсе булды. Хәзерге вакытта муниципалитет тарафыннан социаль өлкәне ныгыту һәм киләчәктә үстерү өчен квалификацияле белгечләр җәлеп итү һәм яшь кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла. Район башлыгы район иминлеге хакына тулы көчләренә эшләргә әзер булган белгечләргә төрлечә ярдәм күрсәтәчәге, шул исәптән торак белән дә булышачагы турында белдерде.
Бәйрәкә авылында фәнни-практик конференция уздыру һәм Ютазы авылы оешуның йөз еллыгын бәйрәм итү белән бәйле әлеге торак пунктлар өчен шактый финанслар сарыф ителде. Район башлыгы аларны тулысынча акланды, дип исәпли. Тарихи объектларны төзекләндерү, тергезү һәм яңаларын ачу әлеге авылларда яшәүчеләр тормышының көнкүреш һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәреп кенә калмады, киләчәктә бирегә якташларыбызны, күршеләребезне һәм туристларны җәлеп итәргә булышырга да тиеш. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә. Республика 2013 елда 13 миллион сумга "Гобәйдия" музей-комплексын реконструкцияләүне планлаштыра. Туризмны үстерүдә халык-кулланма сәнгатен тергезү дә үз ролен уйнарга тиеш. Безнең халык осталары җитештергән агачтан, сәйләннән эшләнгән сувенир продукциясе инде район кунакларына бүләкләр сыйфатында файдаланыла. Киләчәктә - тукылган эшләнмәләр һәм киез итек җитештерү.
Бүгенге көндә "Солнечный" микрорайонында актив төзелеш алып барыла. Хәзерге вакытта аңа тимер юл линиясе аша юл салу яки Октябрьский базасы районында тимер юл полотносы астындагы элекке аркылы чыгу урынын тергезү тәкъдиме карала. Урау юл аша сәнәгать предприятиеләренә зур йөк машиналары трафигы мөмкин. Пушкин урамы буенча йөк транспорты өчен хәзерге вакытта юл ябык. Киләсе елга республика безнең райондагы җирлекләр эчендәге юлларга 30 миллион сум бүлеп бирәчәк, 10 миллион сумны йорт яны территорияләрен төзекләндерүне дәвам итүгә юнәлтү планлаштырыла. 2015 елга әлеге мәсьәлә тулысынча хәл ителергә тиеш. Хәзерге вакытта "Солнечный" микрорайонында Юбилей урамы бунча асфальт өчен вак таштан һәм комнан аслык җәелгән.
Планнарда - Островский урамы һәм Спорт тыкрыгы юлларына ремонт ясау. Якын киләчәктә Иске Урыссудан Әбсәләм авылына кадәр юл салу күзаллана, бу исә Октябрьский шәһәренә барган искеурыссулыларга, кечеурыссулыларга, бәйрәкәлеләргә, ташкичүлеләргә, бистәгә кереп тормыйча, шәһәргә туры барырга мөмкинлек бирәчәк.
Урыссу ГРЭСының киләчәге турындагы сорау да читтә калмады. Бу мәсьәләне республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов та контрольдә тота. Бүгенге көндә "Татнефть" ААҖ белән сөйләшүләр алып барыла, алар ахыргы стадиясенә җитте, дип ассызыклады район башлыгы. Станциянең алга таба да эшлиячәгенә ышаныч бар.
Киләсе елда авыл хуҗалыгына муниципалитетның финанс ярдәме булачакмы, дигән сорауга Рөстәм Мидхәт улы шуны искә төшерде, районда 2015 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителгән. Шулай ук авылда капиталь төзелеш программалары да бар. Алдагы елда күп функцияле тарту көчен, аерым алганда, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда New Holland тракторын, "Алма-Ата" КФХсына New Holland комбайнын сатып алу, "Таң" һәм "Игенче" ҖЧҖларына сөт саву җайланмаларын урнаштыруда ярдәм күрсәтү, "Игенче" ҖЧҖга авыл хуҗалыгы техникасын, Тукай исемендәге ҖЧҖда - ашлык урып-җыю яисә туфрак эшкәртү техникасын сатып алу каралган. Аларга "50х50" республика программасы буенча, "Татнефть" ААҖ акчаларыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк, киләсе елда муниципалитет 10 миллион сумнан артык суммага ярдәм итүне планлаштыра.
Тулаем алганда, авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр көтелә - минем өчен бу иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип билгеләп узды район башлыгы. Чөнки, авылның социаль өлкәсенә нинди генә үзгәрешләр кагылмасын, авыл хуҗалыгы производствосыннан башка авыл үзе дә юкка чыгачак. Бурычларыбызның берсе - халыкны шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кызыксындыру. Бу нисбәттән Рөстәм Нуриев шуны ассызыклап узды, киләсе елда фермерларга да ярдәм күрсәтеләчәк. Якын киләчәк планнарында районда халык арасында сөт җитештерүдә тормышка ашырырдай муниципаль ташламалар программасы каралган.
Бүген ришвәтчелек белән көрәшү соравы актуаль темага әверелде. Рөстәм Мидхәт улы шуны билгеләп узды, кайбер өлкә эшчәнлекләре, шул исәптән, сәламәтлек саклау да, ачык булырга тиеш. Биредә сәла- мәтлек саклау сорауларына электрон почта булдыру дөрес дип табылды. "Минем яктан да, сезнең тарафтан да көндәлек контроль булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. - Һәрбер очрак турында сез язарга тиешсез, һәрбер очрак газета битләрендә, порталда, сайтта каралырга тиеш. Шуңа күрә ришвәтчелек - сезнең, минем күзәтчелек һәм, әлбәттә, кешеләрнең җаваплылыгы да. Бу җәһәттән уңыш сере - менә шунда."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев