Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район агроколлективлары язгы кыр эшләренә техниканы әзерлиләр

Янып-көеп йөргән хуҗа бүген трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамлап, аларны көйләү этабына күчәргә тиеш.

Узган атнада, нинди милек формасына ия булуларына карамастан, кырчылык белән шөгыльнүче агроколлективларның язгы кыр эшләренә керешүгә хәзерлекләре белән урында танышкан район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү маркетингы консультанты Азат Мәхмүтов, "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә ремонт-ның графикка ярашлы баруын билгеләп үттеләр. Механизаторлар тагылма агрегатларның соңгыларын ремонтлау белән мәшгульләр. Булган ике дистәгә якын тракторның да берсен генә хәзерлек сызыгына куясы калган. "Уңыш" җәмгыятендә исә, гомумән, ремонт тәмамланган дияргә була. Соңгы культиваторга соңгы штрихлар кертелә, Т-150 тракторына ремонттан чыккан двигательне генә куясы калган. "Тимербаев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да яз сулышын тоеп эшлиләр. Кәтүкләр әзер, чәчкечләр, культиваторлар ремонтлана, тракторлар төзеклеге белән зур проблема юк. Акбаш авылыннан Радик Хәйретдиновның исә, Мәхмүтов сүзләренә караганда, әлегә ремонт дип көяләнгәне сизелми. Дөрес, бар булган 170 гектар җиренең ул 45 гектарын гына язга калдырган. Калганына көзге игеннәр чәчкән. Әмма бу язын кырга чыгарга туры килмәячәк дигән сүз түгел. Ярар, чәчәсе мәйдан зур булмасын да ди, тик уҗымнарны тукландырмыйча, тырмаламыйча баеп булмаячак.

"Таң", "Игенче" җәмгыятьләрендә эш сүлпән бара. Мәхмүтов әйтүенчә, таңлылар ремонт станнарына кәтүкләрне куйганнар, ике тракторны әзерләгәннәр, чәчкечләрне кар көртләреннән азат иткәннәр. "Игенче"дә исә гомумән кышкы йокыдан айнып бетә алмыйлар. Биредә тракторларны карый башлаганнар, тик менә тагылмалы агрегатларга кул тиеп тә карамаган.

Кайберәүләр булган малны рәткә сала алмый интеккәндә, икенче бер хуҗалар машина-трактор паркын ремонтлау белән генә гүгел, аны яңарту белән дә мәшгуль. Тукай исемендәге җәмгыять тагылма белән КамАЗ автомашинасы сатып алган. "АгроМир" тагын да камилләш-терелгән чәчү комплексы юнәтү планы белән яши. "Кәрәкәшле" җәмгыяте дә яңа көч туплау максатында эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев