Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Район авылларында ветераннарга тагын дүрт йорт төзелгән

Бүгенге көндә районның торак тапшыру буенча агымдагы елга бурычлары 80 процентка үтәлгән.

Район җитәкчелеге алдында 8 мең квадрат метрдан артык торак тапшыру бурыч итеп куелган иде. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, файдалануга тапшырылган йортлар арасында Подгорный, Байлар, Урыссу, Ютазы, Урал, Хөррият һәм Бәйрәкәтамак торак пунктларындагы шәхси торак йортлар да бар. Бәйрәкә, Кече Урыссу, Кәрәкәшле һәм Ютазы авылларындагы дүрт йорт Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Моннан тыш, яңа шәхси йортлар авылны социаль үстерү программасы буенча тергезелгән. Күп фатирлы йортларга килгәндә, Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында һәм Ленин урамында ике 27 фатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Сүз уңаеннан, Солнечныйда Туймазы подрядчысы "ЭнергоСтройСерис"ҖЧҖ тарафыннан тагын бер күп фатирлы йорт төзелә, аны тапшыру киләсе елга планлаштырыла.
Капиталь ремонт программасына килгәндә, районда ул тулысынча үтәлгән. Шуны искәртәбез, быел аңа җиде күп фатирлы йорт эләккән иде. Аларның дүртесендә - комплекслы, өчесендә өлешчә ремонт башкарылган. Тулаем район буенча 2008 елдан башлап торак фонды 60 процентка ремонтланган. Җитмештән артык күп фатирлы йортны ремонтлау - киләсе еллар бурычы, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альберт Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев