Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ютазылыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тэбрик итте

Кадерле ютазылылар, без янәдән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен каршы алабыз.

Бар җиһанны җылытучы якты кояш, саф яшеллек безнең һәркайсыбызны изге һәм матур эшләр башкаруга көч һәм энергия белән сугара. Район предприятие һәм оешмалары хезмәт коллективларының Беренче май алдыннан бар тирә-юньне җыештыру һәм сафландыру максатында күмәк өмәләр уздыруы ук шул хакта сөйли. Кулларына эш кораллары тотып чыккан кешеләр үзләре дә бер-берсенең хезмәтенә хөрмәт белән карыйдыр, дип ышанасы килә. Чүпләмәү, милекне бозмау, агач-куакларны сындырмау - һәрберебезгә мәктәп эскәмиясеннән үк таныш булган хакыйкать, бүген дә үз актуальлеген югалтмый.

Беернче май - ул әле иҗат итүче, тергезүче предприятие хезмәтләренә дә мәдхия җырлаучы бәйрәм. Кайчандыр үзләре җитештергән продукцияләр турында транспарантлар тоткан демонстрантлар колоннасы хезмәт кешесен олылаган. Бүген тормышта нинди генә үзгәреш җилләре исмәсен, хезмәт һәрвакыт җәмәгать үсешендә, ягъни безнең тормышта, кадерле райондашлар, һәлиткеч роль уйный. Шуңа күрә Яз һәм Беренче май хезмәтнең үзен һәм хезмәткәрләргә дан җырлаучы якты бәйрәм. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев