Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район бюджетына үзгәрешләр кертелде

Күптән түгел узган район советының II чакырылыш XXXXI утырышында депутатлар район бюджетының табыш өлешен бүлү соравын тикшерделәр һәм расладылар.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов үзенең докладында бюджетның табыш өлеше республика бюджетыннан һәм бюджетның башка дәрәҗәләреннән керемнәр хисабына артуын билгеләп узды. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә бюджетның чыгым өлеше 8,5 миллионнан артык суммага арткан. Башка тармаклар белән беррәттән финанс чараларын кайбер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм буларак юнәлтү планлаштырыла. Район башлыгы, район советы рәисе Рөстәм Нуриев сүзләре буенча, уҗым арышының беренче уңышы яхшы - гектардан 33 центнер тәшкил иткән. Бу безнең җирбагарларыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, шуңа күрә муниципалитет аларга көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк.

Ахырда район советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Рәкыйпов муниципаль хезмәткәр вакант вазифасына урнашуга конкурс турында положение белән таныштырды. Аерым алганда, ул югарырак вазифага, бер вазифадан икенчесенә күчергәндә, конкурс үткәрелмәвен билгеләп узды.

Барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев