Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район халкы – Бөтенроссия өмәсендә

Әлеге вакытта Урыссу урамнарында кулларына эш кораллары тоткан эшчеләрдән дә күп кеше юк.

Уңга карасаң да - өмә, сулга карасаң да - өмә. Иң беренчеләрдән булып үз участокларына - район үзәгенең иң яшел урамнарының берсе - Ленин урамында тәртип урнаштырырга "Электросоединитель" заводы хезмәткәрләре бердәм булып чыкты. Пушкин урамында Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе коллективы эшли, Пионер урамын исә Урыссу ГРЭСы эшчеләре кырып, себерә. Бу вакытта район хакимияте хезмәтләре вәкилләре дамба буен каты көнкүреш калдыкларыннан арындырырга чыгып китсә, авыл җирлекләрендәге бюджет оешмалары хезмәткәрләре юл буйларында тагын бер кат тәртип урнаштырырга кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев