Район җитәкчелеге тарифны киметү буенча эшне дәвам итә
Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан җылылык энергиясенә тарифлар расланды: икенче ярты еллыктан күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә 1 гигакалория җылылык 1мең 800 сумга төшәчәк. Әмма район җитәкчелеге тарифны киметү буенча эшне дәвам итә.
Бу турыда район башлыгы Рөстәм Нуриев Ютазы район советының II чакырылыш XXXIX утырышында хәбәр итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Марат Галеев, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, көч структуралары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предпиятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Сессиядә тикшерелгән сорауларның урыссулылар өчен иң әһәмиятлесе булып җылылык энергиясе өчен тарифлар кала.
- 2012 елның 1 гыйнварына кадәр Таттеплосбыт системасында предприятиеләр хисабына субсидияләү схемасы эшләп килде, - дип билгеләп узды үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин үз чыгышында, - ул Зәй, Түбән Кама, Казан һәм Урыссу кулланучыларына җылылык энергиясенә тарифларны уртачаландыру хисабына сакланды. Түбән Камада яшәүчеләр Урыссу кулланучылары чыгымнарын түләгән булып чыкты. Татарстан Республикасының арбитраж суды карары белән әлеге схема законлы түгел дип табылган. Бу районнарның тарифларны формалаштыруга мөстәкыйль якын килергә тиеш булуларын аңлата. ТР Премьер-министры катнашындгы киңәшмәләр барышында Урыссу ГРЭСы җибәргән бер гигакалория җылылык энергиясенә 1мең 800 сум тариф билгеләргә карар ителгән. Башта тарифлар буенча комитет башка сан - бер гигакалориягә 2465, 06 сум тәкъдим иткән булган.
Урыссу ГРЭСының башкаручы директоры Владимир Петров сүзләре буенча, бер-береңне канәгатьләндергән тарифларга, станциянең җайланмалары искергән булса да, кулланучыларны сәнәгатьне үстерү аша арттырып ирешергә мөмкин. Район башлыгы, үз чиратында, шуны искәртте: яңа елдан ГРЭС җылылык энергиясен эшләүне генә түгел, куланучыларга транспортировкалау бурычын да алды: әлеге функцияләрне башкарган Урыссу җылылык челтәрләре ГРЭСның структур бүлекчәсенә әверелде. Ул станциянең мобиль, акчаны сакчыл файдалануга юнәлтелгән эшен билгеләп үтте.
- Асылда, - дип ассызыклады Нурив, - предприятие иске җайланмалар кулланып, җылылык белән тәэмин итүнең яңа таләпләренә җавап бирергә тиеш. Әмма Урыссу халкы йөзендә кулланучы модернизацияләү буенча хәл ителмәгән проблемалар йөген үз иңнәренә сала алмый. Һәм безгә әле 2014 елның икенче ярты еллыгы тарифларын киметү буенча эшләргә кирәк булачак. Урыссу бистәсенең шәхси секторының күпчелек йортлары шәхси җылыту системасына күчкән. Әмма ике-өч йорт ГРЭСтан "тукланган" урамнар бар. Әлеге урамнарда җылылык трассасын ремонтлау аның максатчан булмавы нәтиҗәсендә тормышка ашмаган, димәк, җылылык югалту куркынычы да зур. Ягъни, тарифларны киметү буенча эш нигезендә өч нәрсә ята - кайбер шәхси йортларны газ белән җылытуга күчерү, ГРЭСтан читтә объект җылылык энергиясен исәпләү приборын кую, станция продукциясен потенциаль кулланучыларны - яңа сәнәгать объектларын ачу.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова докладында сүз район башкарма комитеты тарафыннан 2014-2016 елларга эшләнгән райондагы өстенлекле спорт төрләрен үстерү программасы турында барды.
- Программаны тормышка ашыруда, - дип билгеләп үтте ул, - 3 миллион 730 мең сум файдалану күздә тотыла. Районда чаңгыда узышу, гер спорты, грек-рим көрәше, футбол һәм бокс уңышлы үсеш ала. Бу төрләрдә республика гына түгел, дөнья дәрәҗәсендәге призерлар һәм җиңүчеләр бар. 2012-2013 еллардагы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча, чаңгыда узышу җыелма командасы бронза призеры булды. Күптән түгел генә исә безнең чаңгычылар 2013-2014 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исәбенә чыккан.
Пройдакова үз чыгышында район чаңгычыларын Урыссу химия заводына беркетергә тәкъдим итте, спортчыларның комадировка акчалары артуын билгеләп үтте. Ә милли көрәш буенча "опекунлыкны" район башлыгы эчке эшләр бүлегенә алырга тәкъдим итте. Нуриев предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең спортка мөнәсәбәтләрен үзгәртергә, ярышларда катнашырга, гомумән спорт белән шөгыльләнергә тиешлекләрен ассызыклады.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина чыгышы эчтәлекле дип билгеләнде. Моңа район башлыгы да, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев игътибар юнәлтте. Аерым алганда, Гыйбадуллина муниципаль милек белән идарә итү һәм аны файдалану нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең берсе булып милектән һәм җир участокларыннан табыш күрсәткечләре тора.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, - дип билгеләп ул, - район бюджетының салымнан тыш, администраторы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы булган өлкәнең табышлары 24 878,9 мең сум тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, салымнан тыш табышлар 5971 мең сумга арткан, алар структурасында аеруча зур чагыштырма авырлыкны җир участокларын арендалаудан һәм сатудан табышлар били - 89 процент, алар буенча керем 22 миллион 35 мең сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән статьялар буенча бюджет заданиесе расланган прогнозга 207 процентка үтәлгән.
Ахырда Марат Галеев, Гыйбадуллина чыгышыннан палатаның четерекле эше күренүен, җирнең эшли башлавы күз алдында булуын билгеләп үтте.
- Район җитәкчелегенең алда торган бурычларны хәл итүдәге адымнары ныклы, - дип ассызыклады ул. - Ютазы районы дөрес үсеш ягында. Бу спорт казанышлары да, энергия саклау буенча эш тә. Соңгысы республика буенча өченче урынны алырга мөмкинлек биргән. ГРЭСны яңарту соравына килгәндә, ул инде станция белән Цыганов җитәкчелек иткәндә үк күтәрелә иде, шуны билгеләп үтәсем килә: модернизация буенча карар кабул итүне тизләтү өчен республика Хөкүмәтенә Мөрәҗәгать юллаячакбыз. Берсүзсез, проблема зур һәм аны хәл итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев