Районда чәчү арпадан башланды
"Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторлары районда беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты.
Барлыгы 400 гектар мәйданда урнашачак арпаны 52 гектарлы басуда чәчүгә Фәнил Мәҗитов үзенең ярдәмчеләре белән КамАЗ-Т215 тракторында керешкән. Җәмгыть быел арпаның яңа, элита сортын чәчә. Дүшәмбе иртәсендә район аграрчылары оператив киңәшмәгә нәкъ менә шушы кырга җыелды да. Район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, берничә ел элек майның беренче көннәрендә чәчүне тәмамларга мөмкин булуын искә төшереп, язның язга охшап килмәвенә басым ясады. Бу вакытка тырмага чыкмаган хуҗалыкларны белгечләр хәтерләми. Быел һава торышы игенче файдасына тормый. Шулай да аграрчылар каршына бүген кайда нинди кишәрлек өлгерә, шунда чыгу бурычы куелды. "Мондый шартларда бер генә көнгә соңга калу да җинаятькә тиң булачак", - дип ассызыклады Төхбәтуллин. Шул ук вакытта чәчү сыйфаты да игътибар үзәгендә торырга тиеш. Трактор өчен борылыш урыннарын билгеләү, аерым агрегатлар артыннан кәтүкләр кертү, ашламалар белән уйлап эш йөртү - болар барысы да кыр культурасында зур роль уйный.
Район буенча орлыкларны инкрустацияләү 54 процентка үтәлгән. Бу эшне "Таң", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге коллективлар тулаем тәмамлады. Планда каралган күпьеллык үләннәрнең 13, уҗымнарның 17 процентына ашлама кертелгән һәм тырмаланган. Барлыгы 3995 гектарда дым каплатылган, бу планның 14 процентын гына тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев