Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда Сабантуй гүзәле бәйгесе узды

Мәдәният елы кысаларында район мәдәният йортында "Сабантуй гүзәле" бәйгесе узды.

Районыбызда эшләп килүче Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" оешмалары тарафыннан әзерләнгән "Сабантуй гүзәле" бәйгесе татар хатын-кызларының матурлыгын, чибәрлеген, эшчәнлеген күрсәтүне үз эченә алган бәйге булды. Аның максаты - халкыбызның милли бәйрәмендә Сабантуй гүзәле булып калган кыз район башлыгы белән бергә кыр батырларын тәбрикләп йөрергә тиеш була.

Бәйгедә биш сылукай катнашты. Алар районыбызның иң чибәр, эштә уңган-булган кызлары. Катнашучылар үзләрен өч этапта сынадылар. Кызларның бер- берсен уздыра-уздыра сәләтләрен күрсәтүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә булмый калмый. Сабантуй гүзәле исеменә Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Ралина Шәфигуллина лаек булды. Бәйрәкә урта мәктәбеннән чыгыш ясаган Гүзәл Мөхәметдинова, Ютазы урта мәктәбеннән килгән кызлар Гүзәл Шиһапова һәм Альбина Мөксинова, Урыссу гимназиясеннән Регина Баһауова төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, жюри рәисе Минзилә Абдурахманова кызларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев