Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда яңа ветеринария табибы

Район дәүләт ветеринария берлегенең элеккеге җитәкчесе башка эшкә күчү сәбәпле, бу вазифага бу көнгә кадәр Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән Ришат Зарипов билгеләнде.

Шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, фермерлар, мал табиблары җыелган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та катнашты. Ул район дәүләт ветеринария берлегенең элеккеге җитәкчесе Алик Гәрәевка яңа эш урынында уңышлар теләде, истәлеккә бүләк тапшырды.

Алмаз Хисаметдинов, форсаттан файдаланып, районның ветеринария тармагындагы вәзгыятькә тукталды һәм чишәсе проблемаларның шактый булуын ассызыклады. Иң беренче чиратта әлеге дәүләт структурасы кадрларга кытлык кичерә, мал табибларының хезмәт хакы түбән. Ветеринария берлеге бинасы торышы мактанырлык түгел, докторларга кирәкле урынга барыр өчен техника җитми. Ветеринария баш идарәсе начальнигы үз чиратында район мал табибларын үз түбәләре белән тәэмин итәргә - район үзәгендә модульле ветеринария пункты төзергә, ел ахырына кадәр транспорт белән ярдәм итәргә вәгъдә итте. Шул ук вакытта ул район җитәкчелегенең дә әлеге дәүләт хезмәтенә йөз белән борылуын сорады: Бәйрәкә авылында күптән түгел генә тергезелгән участок ветеринария пункты бүген тулы кыйммәтле итеп эшкә кереп китә алмый. Сәбәпләренең берсе - бина газга тоташтырылмаган

- Булганны таркатуы бик ансат, тик менә аны янәдән тергезүе авыр, кайвакыт мөмкин дә түгел. Күрше район хезмәтләре белән берләштерү дә күпләрдә, беренче чиратта, халыкта зур ризасызлык тудырачак. Ниндидер бер белешмә артыннан Баулы яисә Азнакай районына бару - эш түгел. Ветеринария тармагы көчле булырга тиеш. Ә моңа без бердәм булганда гына ирешә алачакбыз, - дип басым ясады Хисаметдинов.

. Агымдагы ел башында үләт чокырларын тотарга республика бюджетынна миллион ярым сум акча бүлеп бирелүгә карамастан, шушы көн җитеп акчаның бер өлеше үзләштерелмәгән. Өстәвенә гамәлдәге Беккер чокырларын да, түләмә чокырларын да төзекләндерү буенча чаралар күрергә кирәк. Ярый әле районда кискен йогышлы авырулар юк. Ә менә лейкоз буенча, "АгроМир" җәмгыятеннән тыш, барлык агроколлективларда бик үк имин булмаган вәзгыять саклана. Әледән-әле "аваз" салучы котыру чирен "йөгәнләп" торуның бер юлын республиканаң баш докторы төлкеләрнең санын бермә-бер киметүдә күрә. Туберкулездан, лейкоздан дәвалау чаралары булса, котырудан әлегә котылу әмәле юк, шул сәбәпле республика торак пунктларының берсендә кеше гомере өзелү очрагы да булды, дип киңәшмәне дәвам итте кунак. Гомумән, район күрше Башкортстан Республикасы белән чиктәш булуны да күз уңында тотып, җирле мал табибларына сакчыллыкны икеләтә арттырырга киңәш ителде.

Соңыннан Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклардан килгән фермерлар һәм мал табибларын борчыган сорауларга җавап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев