Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда ягулык-энергетика ресурсларын нәтиҗәле файдалануга мониторинг үткәрелде

Районда ягулык-энергетика ресурсларын нәтиҗәле файдалануга җитди игътибар бирелә: ай саен бюджет учреждениеләрендә энергия ресурсларын файдалану мониторингы үткәрелә.

Районда "Ютазы муниципаль районында 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәр перспективага энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру" программасы гамәлдә. Нәкъ менә аның кысаларында энергия ресурсларын экономияләү буенча күп чаралар күрелә. Энергия ресурсларын куллануга учреждениеләр җитәкчеләренең сакчыл якын килүе бүген вакыт таләбе. Чөнки экономияләнгән чараларны тормыш эшчәнлегенең күп мәсьәләләрен хәл итүдә файдаланырга мөмкин. Әйтик, төзекләндерү буенча күп кенә эшләр Урыссу бистәсендә энергия саклагыч яктырту приборларын кую аркасында экономияләнгән акчаны файдаланып башкарылган. Шул ук вакытта район юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту һәм хәтта аларны төзү җәһәтеннән мөстәкыйльлек ала алды - төзекләндерү буенча предприятие бүген акчаны янга калдыру хисабына сатып алынган алдынгы техника белән тәэмин ителгән. Учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре игътибар итсә, аларга һәр атна саен урамнар чистартырга көрәкләр күтәреп чыгарга туры килми бит. Сирәк-мирәк өмәләрдә генә катнашалар. Алар өчен әлеге эшне машиналар башкара. Карт агачларны кисүне дә район үз көче белән үти. Элек бит белгечләрне читтән җәлеп итәргә туры килде.

Бюджет учреждениеләренең 2013-2014 елларның тугыз аена энергетик ресурсларны куллануларына анализны район башкарма комитетының беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин шәрехләде. Аерым алганда, ул агымдагы елда электр энергиясен нәтиҗәле куллану берникадәр экономия биргән - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул алты процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта мәгариф учреждениеләрендә һәм мәдәният объектларында электр энергиясе күбрәк кулланылган - арту 32 процент. Җылылык энергиясенә килгәндә, экономия ике процент тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорындагы фактик мәгълүматлардан артуга мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт объектлары юл куйган. Агымдагы елда бюджет учреждениеләрендә салкын су күбрәк аккан - арту биш процент. Бу мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләре уздыру һәм агачларга су сибү, 2014 елның икенче кварталында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында су алыштыру белән бәйле: узган елда әлеге эш дүртенче кварталда башкарылган. Кайнар суны да кирәгеннән артык куллану күзәтелә. Шуңа күрә, дип ассызыклады Вәдигуллин, "кызыл" зонага эләккән учреждениеләргә энергия ресурсларын сарыф итүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә һәм аларны файдалану буенча барлык чараларны күрү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев