Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Район халкы артканмы яисә кимегәнме: әнә шул турыда

Чираттагы ел тәмамланды. Кешеләрнең табигый арту-кимү процессында нинди үзгәрешләр бар? Кимегәнбезме яки артканбызмы? Гаилә коруны артык күргәннәрме, аерылунымы? ЗАГСХаХ мәгълүматлары әлеге сорауларга җавап бирә.

Табигый арту да кризистамы?

Узган елда безнең районда 244 бала туган, бу аннан элекке ел белән чагыштырганда, 20 балага кимрәк. Шунысы кызыклы: малайлар һәм кызлар күләме бертигез. Барыннан да күбрәк әниләр икенче бала алып кайтырга карар иткән - алар 2014 ел белән чагыштырганда, тугызга күбрәк туган, беренчеләр, өченчеләр, дүртенчеләр һәм аннан соңгы балалар саны беразга кимегән.

- Бала табу яшенә туксанынчы үзгәртеп кору елларында туган яшьләр керүе сәбәпле, якын киләчәктә туучылар санының артуын көтәргә кирәкми. Мөгаен, вазгыять тотрыкланып кына китәр, - дип аңлата хәлне районның загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова. - Ана капиталы программасын тагын ике елга озайту кайбер гаиләләрне икенче һәм аннан соңгы нарасыйларын дөньяга китерүгә этәрер, бәлки.

Ел безне игезәкләр белән дә куандырмаган - элекке ике елда дөньяга ике пар игезәк килгән булса, узган елда - бер генә. 2013 ел белән чагыштырганда, уллыкка алынучылар да кимегән. Үз түбәләре астына чит балалар алырга дүрт гаиләнең генә кыюлыгы җиткән, шул ук вакытта ике ел элек андыйлар өч тапкырга диярлек артык булган. Кызганыч, озак еллар дәвамында беренче тапкыр бер гаилә үз баласыннан баш тарткан.

Теләк зур булганда, әти-әни яшенең зурлыгы бала тудыруга комачауламый. Моны узган елда алтмыш өч яшендә ата булган бер райондашыбыз һәм бер кырык яшендә бала тапкан өлкән яшьтәге ана раслаган. Баласы дөньяга килгәндә, иң яшь атага - унтугыз, иң яшь анага бары уналты яшь булган.

Халыкның кимүе - минус билгесе белән

Хәвефле социаль күрсәткеч булып халыкның табигый кимүе тора. Һәм бу мөнәсәбәттә бездә дә соңгы өч елда хәлләр мактанырлык түгел. 2013 елда район халкы 34 кешегә кимегән булса, 2014 елда - 86га, ә инде 2015 елда 100 кеше дөнья куйган. Табигый кимү дәрәҗәсенә үлүчеләр саны гына түгел, туучылар саны да тәэсир итә, узган елда беренчеләре кимүе фонында икенчеләре дә шактый азайган.

Узган елда 171 кеше вафат булган, шуларның өчтән бер өлеше алтмыш яшькә дә җитмәгән. 74 процент үлүче хатын-кыз 70 яшьтән өлкән булган. 188 хатын-кызның 69ы - 85 яшьтән өлкән булган, шул ук вакытта ирләрдән 18 кеше генә әлеге чикне үтеп чыга алган. Кызганычка, ел саен кырык яшьтән алып алтмыш яшькә кадәрге эшкә сәләтле яшьтә булган ирләрнең үлеме теркәлә. Узган елда дөнья куючы ирләрнең гомуми санына карата алар нисбәте - 24 процент, бу хатын-кызларда шактый аз - бары 10 процент. Шунысы аяныч, 2015 елда дөньяга бер үле бала туган һәм өчесе бер яшькә кадәр дә җитә алмый бакыйлыкка күчкән.

Гомер өзелү сәбәбе булып табигый шартлар гына тормаган. Районның алты кешесе үз-үзенә кул салган. Алар - Кәрәкәшледән 64 яшьлек хатын-кыз, Урыссудан 37, 79 һәм 84 яшьтәге кешеләр, 68 яшьлек Иске Каразирек кешесе һәм инде 90 яшен тутырган Ютазы кешесе. Егерме сигез кеше билгеләнмәгән сәбәп буенча бәхетсез очраклар нәтиҗәсендә һәлак булганнар. Яман шеш кырык өч гражданыбызның гомерен өзгән.

Гаилә коруга аңлы рәвештә якын килеп...

Ә менә гаилә кору өлкәсендә вазгыять безнең районда тулаем республика белән чагыштырганда да яхшырак. Татарстанда өйләнешүчеләр санының кимүе күзәтелсә, безнең районда узган елда үзләрен Гименей җепләре белән бәйләүчеләр 146 пар булган, бу аннан элекке ел белән чагыштырганда, алты парга артык. Загс хезмәткәрләре гаилә коручыларның яшьләре артуын, димәк тормыш партнерларын сайлаганда уйлап эш итүләрен билгели. 25 яшьтән 34 яшькә кадәр ирләр һәм 18 яшьтән 24 яшькә кадәр хатын-кызлар гаилә корырга аеруча актив карар иткән, бу кияү һәм кәләшләрнең яртысын тәшкил итә. 35 яшьтән өлкән гаилә берлеге булдырырга теләүче кияүләр 21 процент булган, кәләшләр исә - 14 процент.

Соңгы елларда балигъ булганчы, ягъни 18 яшькә җиткәнче, гаилә корырга теләгән кәләш һәм кияүләр саны шактый кимегән. Узган елда дүрт кенә кәләш гаилә кору яшенә җитмәгән булса, егетләр арасында 18 яшькә кадәр өйләнешергә теләүчеләр бөтенләй юк. Гаилә корырга теләүче ирләр арасында да, хатын кызлар арасында да иң югары планка булып 75 яшь чиге торган.

...һәм моның нәтиҗәләре

Гаилә коруга төптән уйлап якын килү аның ныклыгында уңай чагыла. Уңай тенденцияләрнең берсе булып аерылышулар саны кимү тора. 2015 елда 62 генә аерылышу теркәлгән, бу 2012 елдагының яртысы гына һәм 2014 елда аерылышучыларның өчтән бер өлеше.

Аерылышуларның иң зур күләме (37%) гаилә стажлары бер елдан биш елга кадәр булган парларга туры килә, гаилә җепләрен өзгән гражданнарның 19 проценты биш елдан ун елга кадәр уртак гомер кичергән. Аерылышучылар арасында егерме елдан артык бергә гомер кичерүчеләр дә бар. Аерылышу рәсмиләштерүчеләр арасында андыйлар 15 процент тәшкил иткән. Бары бер ел гына яшәүче гаилә парлары арасында аерылышулар саны шактый кимегән. Әгәр 2014 елда андый парлар унау булса, 2015 елда бары дүртәү генә. Иң күп аерылышучылар - 25 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге гаилә парлары. Урыссулыларның гаилә парлары иң тотрыксызлары булган. Бистәдә 47 гаилә таркалган, шул ук вакытта барлык авыл җирлекләрендә аларның гомуми саны бары унбиш кенә. Загс хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, аерылышулар сәбәбе булып бер-береңә хыянәт итү, эчкечелек, туганнарның тыкшынуы һәм матди характердагы проблемалар торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев