Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ришвәтчелекнең әһәмиятле сораулары каралды

Хакимиятнең утырышлар залында Ютазы муниципаль районы башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары - ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү буенча район башлыгы каршындагы комиссия рәисе урынбасыры З. Сәетгалина алып барды. Утырышка комиссия әгъзалары, бүлекләр һәм хезмәт башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Көн тәртибендә җиде сорау каралды.
Беренче сорау "Гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан бюджеттан тыш акча чараларын җәлеп иткәндә һәм файдаланганда, закончалык таләпләрен үтәү һәм ришвәтчеллек факторларын кыскарту турындагы сорау буенча контроль-исәп палатасы рәисе З. Айтыкина чыгыш ясады. Докладны тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар һәм контроль-исәп палатасына гомуми белем учреждениеләре тарафыннан 2013 елның икенче кварталында бюджеттан тыш акча чараларын җәлеп иткәндә һәм файдаланганда, закончалык таләпләрен үтәүне тикшерергә тәкъдим иттеләр.
Икенче һәм өченче сораулар буенча ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Е. Огнева чыгыш ясады. Докладны тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары район башкарма комитетының структур бүлекчәләрендә, муниципаль предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, авыл (шәһәр) җирлекләренең җирле үзидарә органнарында хокук саклау органнарына яки контроль-күзәтчелек органнарына җавап кайтару актлары белән эш алып баруда, төгәлрәк әйткәндә, әлеге актларны үтәү өчен җаваплылар, хокук саклау органнарыннан яки контроль-исәп органнарыннан килгән җавап бирү актлары реестрына кертү өчен мәгълүмат бирүдә җаваплы затларны билгеләүне тәкъдим иттеләр. Шулай ук инфраструктура үсеше бүлегенә муниципаль урман контролен, муниципаль район чикләрендә җирлек торак пунктлары чикләреннән читтә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүдә муниципаль контрольне тормышка ашыруның административ регламентын эшләү һәм раслауны тәкъдим иттеләр.
Дүртенче сорау - "Балаларны мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениесенә исәпкә алу, шул исәптән, мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениеләренә комплектлау буенча комиссия эше турында"гы мәсьәлә турында мәктәпкәчә белем бирү буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты В. Орехова чыгыш ясады. Докладны тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары ата-аналар игътибарына гаммәви мәгълүмат чараларында электрон чиратлар турында мәгълүмат бастыруны тәкъдим итте.
Көн тәртибенең бишенче соравы - "Муниципаль контрактларны үтәүчеләр һәм контроль системасы турында"гы мәсьәлә буенча муниципаль заказ секторы мөдире Н. Шмуровец чыгыш ясады. Чыгыштан соң комиссия әгъзалары заказчыларга контрактларны тормышка ашыру өлешендә мәгълүмат бирү срокларын үтәүне тәкъдим иттеләр.
Алтынчы сорау - "2012 елның октябренә гомуми йорт ихтыяҗларына тү-ләүләр исәпләүгә анализ" соравы буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З. Сәетгалина чыгыш ясады. Докладны тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары мәгълүматны игътибарга алды һәм ТМШларга, идарә итүче компанияләренә коммуналь хезмәтләрне куллануны исәпләү өчен йорт буенча җаваплыларны билгеләргә тәкъдим итте.
Җиденче сорау - "2012 елның 2-3 кварталында "Минем район башлыгына соравым - ришвәтчелек белән көрәшәбез" дип язылган ящикларга язып салынган гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ" соравы буенча Е. Огнева чыгыш ясады. Барлык сорауларны караганнан соң, комиссия әгъзалары капиталь төзелеш идарәсенә учреждениенең мәгълүмати стендында Ютазы муниципаль районы территориясендә теркәлгән проект-смета гомуми төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче проект оешмалары турында белдерү урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев