Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов: “Ютазы районына тарихи исемен кайтару – гадел карар булган”

Бүген Ютазы халкы белән районның 25 еллык юбилеен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм итте.

Тантаналы көн Солнечный микрорайонында "Тузган торак" республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Ютазы районы халкын бәйрәм белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров котлады.

- Бүген икеләтә матур көн. Шушы кояшлы иртәдә без сезнең белән районның 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Бу форсаттан яңа йорт ачу аеруча тарихи вакыйга, - дип билгеләп узды сәламләү сүзендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Йорт белән якыннанрак танышкан дәрәҗәле кунаклар өй туена әзерләнүче Кәримовлар фатирында булды.

Капиталь төзелештән соң Урыссу урамының бер өлешен ачу хокукы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Урыссу бистәсе урамнары, әле күптән түгел генә сафка куелган, капремонтан соң ачылган социаль-көнкүреш объектлар белән танышкан республика башлыгы, район мәдәният йортында узган пленар өлештә "Ютазы районына тарихи исемен кайтару - гадел карар булган," - дип билгеләп узды. Ул көннән-көн тотрыклы үсеш юлына чыгучы районыбыз алдынгыларын тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев