Рөстәм Нуриев: язның беренче бәйрәме белән
Сөекле хатын-кызларыбыз - әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Әлеге көн күптән инде үзенең сәяси төсмерен югалтты һәм бүгенге көндә хатын-кызларга үзләренең һөнәри осталыкларын исбатларга кирәкми. Алар ирләр белән бер дәрәҗәдәге тавышны тайпылышсыз рәвештә яулады, үзләрен барлык өлкәләрдә һәм тармакларда танытты. Хәзерге заманның гүзәл вәкилләре тормыш зирәклегенә, табигатьтән бирелгән акылга, рухи байлыкка һәм барлык башлангычларда бетмәс энергиягә ия. Өлешләренә аз булмаган сынаулар һәм авырлыклар төшкән өлкән буын вәкилләре, хатын-кыз-аналар, һәм әлбәттә инде, максатка омтылучан, амбициоз, үз алларына бурычлар куя һәм чишә белгән яшьләр соклану уята. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне, кадерле райондаш хатын-кыз ларыбыз, беренче яз бәйрәме белән! Шәхси бәхет, теләкләрегезнең тормышка ашуын һәм шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев