Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Салкын Чишмәнең чишмәсе матур булачак

Быел Кәрәкәшле авыл җирлегендә мини-фермалар саны артачак - ике шәхси ярдәмче хуҗалык иясенә республика мөгезле эре терлек башын арттырып тәрбияләү мөмкинлеге тудырган.

- Агымдагы елда да торак пунктларны төзекләндерү мәшәкате белән яшибез. Юлларны тигезләүне, су линияләре салуны дәвам итәбез. Кәрәкәшле авылында 2900 метр озынлыктагы су линиясен яңартып өлгердек. Бүген ул инде халыкка хезмәт итә. Урал бистәсендә 270 метр арада өр-яңадан су үткәргеч сузачакбыз. Республика бюджеты хисабына буа төзекләндереләчәк. Ә бүген без көтеп алган сөекле бәйрәмебез - Сабан туена хәзерлек күреп яшибез. Юл буйларын чүп үләннәреннән арындырабыз, авылларда карт агачларны кисәбез, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Альферд Дәүләтгәрәев.

Кәрәкәшле авыл җирлегендә үзара салым акчасы инде җыелып та беткән. Быел аның саллы өлеше Урал бистәсендә авария хәленә җиткән күперне капиталь ремонтлауга сарыф ителәчәк. Җирлектә соңгы елларда халык көче белән төзелгән бу икенче күпер булачак. Беренчесен аның 2011 елда Салкын Чишмә авылында тергезәләр. Ике урамны тоташтырып торучы күперне язгы ташу алып киткәч, аны яңадан төзү мәшәкатен халык үз кулына ала. Эретеп ябыштыручы Фәнис Ибәтуллин тимер каркасын ясап куйганнан соң, пилорамм хуҗасы Рамил Галимов агачтан идән җәя, култыксалар урнаштыра. Күперне төзекләндерүдә һәм матурлауда пенсионер Геннадий Чернокозовның да көче бар, дип хәбәр итте Дәүләтгәрәев.

Салкын Чишмәдә тагын бер күренекле урын артачак - быел биредә 356 мең сумга чишмә ремонтланачак. Яшеллеккә күмелеп утырган авыл урамнарына өстәмә яктырткычлар куелган. Авыл урамнарын караңгылыктан азат итү максатында эшләүче республика программасы Акчишмә авылына да барып җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев