Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Сату базары киңрәк булса, Ютазы районы тизрәк танылачак

Күптән түгел район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Мостаев Волгоградта булып кайттылар: "ВОЛМА" Идарә итү компаниясе җитәкчелеге белән алар үзара файдалы хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр.

Эш сәфәре барышында район вәкилләре "ВОЛМА" Идарә итү компаниясе генераль директоры Владимир Овчинцев белән очраштылар һәм муниципалитетта икътисади климатны яхшырту буенча чаралар планын, районның инфраструктура үсеше перспективаларын җиткерделәр. Аерым алганда, Әбсәләм авылында гамәлдә булган төзелеш-эшкәртү материаллары җитештерү буенча Волгоград компаниясе структур бүлекчәсе - "Волма-Абсалямово" җәмгыяте базасында яңа производстволар ачу планлаштырыла.

Бу предприятие үсешенә яңа импульс бирәчәк. Моннан тыш, район җитәкчелеге планнарында - Татарстан көньяк-көнчыгышының муниципаль берәмлекләре башлыкларын һәм төзелеш компанияләре җитәкчеләрен чакырып, "Волма-Әбсәләм"дә мастер-класслар оештыру.

Мондый элемтәнең нигезендә - гипсокартон һәм пазогребень плитәләр җитештерү буенча Әбсәләм предприятиесе продукциясенең сату базарын киңәйтү, төгәлрәк әйткәндә, Татарстан компанияләре арасыннан яңа заказчыларны җәлеп итү.

Шулай ук кече эшмәкәрлеккә ярдәмгә исәпләнгән кайбер озак сроклы пилот проектлары тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев