Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Сәгадәтулла Төхбәтуллин - Ютазы районын тергезүне башлап йөргән кеше

Сәгадәтулла Төхбәтуллин: "Җиңел булмады, әмма күңелдә горурлык хисе яшәде" 1963 елда Үзәк комитет илдә районнарны эреләндерү сәясәте алып бару нәтиҗәсендә, Ютазы районы Бөгелмәгә кушылганда, аның 104 мең гектардан артык сөрүлеге була һәм ул җир мәйданы буенча республикада дүртенче урында тора.

- Район территорияләре бик зурга әйләнү сәбәпле, алар белән нәтиҗәле идарә итү мөмкин булмый башлады һәм берничә елдан янәдән районнарны тарката башладылар. Нәтиҗәдә, безнең район җирләренең бер өлеше Азнакайга тапшырылып, күпчелек өлеше Баулы районы карамагына бирелде. Шундый үзгәрешләр булып торуга карамастан, безнең төбәк халкы үзенең хезмәткә ныклыгын, тырышлыгын җуймады. Агротармакны гына алган очракта да, Ютазы зонасындагы "Коммунизмга", "Байкал", Фрунзе, Карл Маркс, Киров исемендәге кебек көчле базалы колхозлар авыл хуҗалыгы тауарының саллы өлешен тәэмин итте. Урыссу бистәсендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре дә аякларында нык басып торды, үз язмышларын үзләре хәл итә алырдай хезмәт коллективлары иде алар. Шуңа да карамастан, Ютазы зонасы инфраструктурасы үсмәде, ул социаль-мәдәни юнәлештә ныгымады. Халык баллонлы газ якты, эчәргә яраклы суга тилмерде, ат арбасы салган юллардан йөрде, соцобъектларга еллар дәвамында ремонт кермәде... Менә шул чакта көчле, грамоталы җитәкчеләребездә Ютазы районының тарихи исемен кире кайтарып алу фикере туды. 1988-1990 елларда илдә барган үзгәртеп кору җилләре аларның бу уй-теләген тагын да көчәйтте һәм безнең аксакаллар республика җитәкчелегенә хат-мөрәҗәгать белән чыкты. Ул елларда бит бер безнең генә район тергезелмәде. Яңа Чишмә, Әтнә, Кайбыч кебек төбәкләр дә үзләренең тарихи статусларын кайтарып ала алды.

- Башка чыккан гаиләгә тормыш башлап китүе ансат түгел. Сәгадәтулла Рәхмәтуллович, районны тергезү эшен нәрсәдән башладыгыз?

- Беренче адымнар ясау өчен, әлбәттә, ТАССР Югары Советы Президиумының 1991 елның 6 апреленнән булган указы нигез булып торды. 16 апрельдә районда оештыру комитеты барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп мин сайландым. Хакимиятне кадрлар белән тәэмин итү буенча чаралар күрелде, сайлаулар булды. Бу вакытта әле Коммунистлар партиясе таркалып бетмәгән иде, берьюлы мин районның беренче секретаре вазифаларын да алып бардым... Ул елларны искә төшерсәк, катлаулы вакыт булды. Юк, безнең район өчен генә түгел. Бөтен дәүләтне озын еллар дәвамында ныклы кулында тоткан магнат - КПСС үз көчен югалтып, ил асты-өскә килгән чорда аякка басу, тернәкләнү, әлбәттә, җиңел бирелмәде. Баулы районыннан нәрсә дә булса өмет итү тулы мәгънәсезлек иде. Без еллык салынган район бюджетыннан гына үз өлешебезне юллап алдык һәм хәрәкәт артыннан хәрәхәт итә башладык. Август аена бөтен структураларны да оештыруны тәмамлап, без тулы кыйммәтле район булып эшли башладык.

- Шушы тернәкләнү чорында республика ярдәм кулы суздымы?

- Ул елларда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм аның командасының матди һәм рухи ярдәмен нык тойдык. Алар катнашында күчмә киңәш-табыш итүләрне бер тапкыр гына уздырмадык, бергә-бергә киләчәккә планнар кордык. Һәм, әйтергә кирәк, беренче дүрт ел эчендә районда шактый күләмле эшләр башкарылды. Юллар күтәртелеп, аларга асфальт түшәдек, район халкының яртысы зәңгәр ягулыктан файдалана башлады. Республика ярдәме белән без шулай ук сельхозтехника, сельхозхимияне техника белән тәэмин итә алдык. Алтмыш фатирлы йорт тергезелүе дә хакимият органнарын кадрлар белән ныгытуда зур роль уйнады.

- Ул елларда бер командага әверелеп эшләгән ышанычлы теләктәшләрегездән кемнәрне атар идегез?

- Инде мәрхүм булган Евгений Цыганов, Владимир Горбунов, Мәсгут Нәфыйков - бик күпкә сәләтле җитәкчеләр иде. Бу урында мин авыл хуҗалыгы коллективлары лидерларын да атамый кала алмыйм. Район авыл хуҗалыгы идарәсен ул вакытта агротармак сораулары белән бик якыннан таныш булган, тынгысыз Тәлгать Рәфыйков җитәкләде. Сирин Галиев, Альберт Зарипов, Әсгать Абдуллин - бүгенге көндә дә сафта булган зирәк җитәкчеләребез...

- Сәгадәтулла Рәхмәтуллович, тел төбегездә районны тергезү җиңел эш булмавы чагылды, шулай да күңел түрендә горурлык хисе яшәгәндер?

- Әлбәттә, ул хис бүген дә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев