Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазыда сыер савучылар бәйгесе узды

"Нәбиуллин" хуҗалыгы җәйләвендә машина белән саву операторларының һәм ясалма орлыкландыру технологларының унтугызынчы район бәйгесе үтте.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, тармак белгечләрен, терлекчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул районның аграр тармагындагы эш торышы белән кыскача гына таныштырып узганнан соң, бәйгедә катнашу өчен беренче әзерлек йөзеннән ап-ак халатлар киеп, башларына чиста яулыклар чөеп, саф булып тезелгән савымчыларга, осеменаторларга, аларның остазларына җиңүләр теләде. Узган бәйге җиңүчеләре - "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Гөлшат Җәләева һәм Ирина Погорелова тантаналы шартларда мәйдан өстенә күтәргән әләм дә, терлекчеләргә уңышлар теләп, җилгә кушылып җилфертәде.

Бәйге катнашучыларның теоретик белемнәрен сынаудан башланды. Савымчылар бозауларга күпме вакыт кала сыер ташландырыла, бозаулаганнан соң ничә тәүлектән соң капландырыла, нинди җылылыктагы су белән җилен юыла, савым стаканнары кигертелгәнче, нинди максаттан чыгып җилен эшкәртелә кебек сорауларга җавап тоттылар. Иң төгәл җавапларны "Нәбиуллин" хуҗалыгы савымчылары Люция Вәлиева, Гөлчирә Нәгыймова бирделәр. Савым аппаратларын сүтеп-җыюны хөкем итүче район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов, гадәттәгечә, операторларның җитезлегенә сокланып, аларны мылтык сүтеп-җыючы солдатлар белән чагыштырды. Бәйгедә көч сынашырга килгән 19 савымчының унөче бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Савым техникасын үтәүдә "Тимербаев" хуҗалыгыннан Елена Мофаздаловага, Тукай исемендәге җәмгыятьтән Гөлнара Шакировага, "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Энҗе Хафизовага һәм, әлбәттә инде, "АгроМир" җәмгыятеннән Рәмзия Камаевага, Нурзия Рәхимовага, Роза Нуриәхмәтовага тиңнәр булмады. Шушы ук вакытта ясалма орлыкландыру технологлары үз имтиханнарын тоттылар. Аларның белем дәрәҗәләрен сынау өчен Бөгелмәдәге нәселле маллар предприятиесе вәкиле Андрей Ключников та килгән иде. Ясалма орлыкландыру пунктының ни өчен тәрәзәләре томаланган, ни өчен биредә алмаш аяк киеме булырга, ни өчен чебен-черки кебек бөҗәкләр юк ителергә тиеш кебек сорауларга җавап биргән осеменаторлар арасында "АгроМир" җәмгыятеннән Фәүзия Баязитова, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Гөлшат Җәләева иң күп баллны җыйдылар. Лабораториядә эшләү техникасы, сырларны орлыкландыру технологиясе буенча да үз тәҗрибәләрен күрсәткән технологлар арасындагы җиңүчене билгеләгәндә жюри әгъзалары 2013 елда алар ирешкән хезмәт күрсәткечләрен дә игътибарга алды. Шулай итеп, мактаулы пьедесталның беренче баскычына "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Гөлшат Җәләева күтәрелде. Икенче һәм өченче урыннарны "АгроМир" җәмгыяте осеменаторлары Фәүзия Баязитова һәм Фәһимә Сафина бүлештеләр. Аларны чираттагы җиңүләре белән тәбрик иткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, бу һөнәр ияләренең һәрберсе мактаулы урынга лаек, дип билгеләп үтте. Чөнки аларга ифрат та җаваплы эш - көтүне үрчетү бурычы йөкләнгән.

Машина белән саву операторлары арасында унтугызынчы район бәйгесе җиңүчесе булып тарихка "АгроМир" җәмгыятеннән Нурзия Рәхимова кереп калды. Икенче урынга Тукай исемендәге җәмгыть савымчысы Гөлнара Шакирова, өченче урынга "АгроМир" җәмгыятеннән Роза Нуриәхмәтова чыкты. Җиңүчеләр хезмәттәшләреннән кайнар алкышлар, район җитәкчелегеннән премияләр кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев