Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Тереклек итү өчен азык кирәк

Быел "Уңыш", "Вафауллин", Тукай исемендәге, "Нәбиуллин" һәм тагын берничә агроколлективта авыл хуҗалыгы биналары - район буенча барлыгы тугыз объект капремонтланырга һәм өр яңадан тергезелергә тиеш.

Узган җомгада республика күләмендә узган видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау, силос-сенаж базларын төзү программасын үтәү республикада елдан-ел катлаулана баруын, өстәвенә әлеге исемлеккә быел машина-трактор парклары биналары өстәлүен ассызыклады.
- Бюджет кысынкы булуга карамастан, без республика президентын әлеге программаны агымдагы елда да гамәлдә калдыруын үтендек. Төп проблема шунда ки, эшкә алынырга дәрт белдергән хуҗалыклар бу юнәлештә чаралар күрә башлауны сузу гына түгел, хәтта аларның тора-бара дәрманнары җитмәве дә ачыклана. Быел объектлар саны арту белән беррәттән, контроль да көчәйтелә. Программа критерийларына туры килмәгән агроформированиеләр анда катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәк, - дип басым ясады ведомство башлыгы.
Җирле җитәкчеләр белән әлеге темага киңәшмәне дәвам иткән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, югарыда аталган тугыз объектның сигезендә эш башлануын хәбәр итте. Тукай исемендәге җәмгыятьтә 200 баш сыерга исәпләнгән абзарда капремонт тәмамланып килә. Ә менә механик остаханә бинасында әлегә хәрәкәт әлләни сизелми, дип басым ясаган Зарипов, республика программасына кушылган башка агроколлективларга да эшкә куәт өстәү мөһимлеген ассызыклады.
Җитәкчеләр терлек азыгы хәзерләү кампаниясе барышы турында да киңәш-табыш итте. "АгроМир", "Вафауллин" агроколлективларында бер баз сенаж тупланып килсә, тукайлылар исә ике базны сусыл азык белән тутырып куярга өлгергән. Калганнарга да бил каешларын кыса төшәргә вакыт, диелде киңәшмәдә. Чөнки вакыт та, һава торышы да крестьян файдасына тормый. Быел табигать-ана янәдән адәм баласын сыный - инде ике айга якын җиргә шифалы яңгыр яуганы юк. Район агротармак вәкилләре, Рамазан ае булудан файдаланып, корбан чалып, ифтар мәҗлесе оештырды, Ходай Тәгаләнең шәфкатенә өмет итеп, дин әһелләре белән кыр-басуларга чыгып, дога да кылып карады...
Ашарга яраклы үсемлекнең һәр төрен терлек азыгына әверелдерү - алшарт. Әйтик, узган атнаның бер көнендә район дәүләт ветеринария берлеге белгечләре "Уңыш" җәмгыятенә ботак-яфрак азык хәзерләшкән булса, икенче көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре "Таң" җәмгыятендә дару үләннәреннән 400 данә себерке бәйләп кайтты.
Киңәшмәдә шулай ук башка җитди эшләр үтәлеше дә тикшерелде - уҗым культураларының алтын төскә буялып баруын исәпкә алганда, ашлык комбайннары парадына да әлләни озак вакыт калмый. Димәк, уракка хәзерлек көнүзәк чарага әверелергә тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженеры Азат Мәхмүтов сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре чорына ташламалы бәядән ягулык-майлау материалы юнәтүгә заявка да оешып өлгергән.
Сүз уңаеннан
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 28 июньгә булган оператив мәгълүматларына караганда, җәмгысы 13 100 тонна печән, 14 500 тонна сенаж, 33 тонна ботак-яфрак азык хәзерләнгән. Район буенча бер шартлы терлеккә уртача 9,3 центнер азык берәмлеге тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев