ТР президенты катнашында уткән республика киңәшмәсендә сүз юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү турында барды
Агымдагы елда һәр өченче юл-транспорт һәлакәте юллардагы җитешсезлекләр аркасында килеп чыккан. Бигрәк тә исерек килеш машина йөрткән һәм җәяүлеләр катнашында булган һәлак булучыларның саны да арткан.
Сишәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянның дәрәҗәсен киметүгә багышланган республика киңәшмәсендә әлеге сораудагы мөһим проблемаларга тукталдылар. Киңәшмәдә шулай ук мәктәп автобусларының ГЛОНАСС системасына тоташуы һәм аларның ни дәрәҗәдә төзек булулары да каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев