Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Тукай исемендәге хуҗалыкта территорияне тәртипкә китерделәр

Ташкичү авыл җирлегендә ике шимбә рәттән гомуми өмә узды.

Кече Урыссу авылы территориясендә урнашкан Тукай исемендәге җәмгыять фермасы биналарын район хакимияте хезмәтләре вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, Ташкичү авыл җирлеге оешмалары хезмәткәрләре тирестән тазартты, юыды, акшарлады. Күмәк көч белән чистартылган, йогышсызландырылган абзарда асралучы бозаулар салкын кыш айларында үзләрен тагын да уңайлырак хис итсен өчен утын хәстәрләнде. Юан-юан түмәрләрне күчергән өмәчеләргә район башлыгы Рөстәм Нуриев та ярдәм кулы сузды.

- Өмәдә 140ка якын кеше катнашты. Эш материалы, транспорт белән Тукай исемендәге җәмгыять үзе тәэмин итте, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев.

Агымдагы елда Ташкичү авыл җирлеге составына керә торган торак пунктларда башка төрле төзекләндерү чаралары да күрелгән. Әйтик, Кече Урыссу авылында, яңа су линиясе салыну белән беррәттән, урамнар якыртылышы да камилләштерелгән. Шул максаттан 600 метр СИП кабель сузылган, 25 яктырткыч һәм бер идарә итү щиты урнаштырылган. Урамнарны яктыртуга нигезләнгән республика программасы Биектау бистәсенә дә барып җиткән: биредә биш яктырткыч куелган. Авыл җирлегендә җыела торган үзара салым да халык файдасына эшли, дип ассызыклады Вәлиев. Әлеге акчалар хисабына Ташкичү авылы Чишмә урамының 400 метр юлына вак таш җәелгән, Ак каен урамы юлының бер өлешен ремонтлау исә җирле хуҗалык һәм нефтьчеләр ярдәме белән тормышка ашкан.

- Кече Урыссу белән Ташкичү авылларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында да чаралар күрдек. Беренчесендә янгын сүндерү машиналарына су алуны җиңеләйтү өчен булган пирсны яңарттык, Ташкичүдә исә аны өр-яңадан ясадык. Авыл халкы да күптән инде буага мохтаҗ иде. Авыл җирлеге башлыгы вазифасына алынганда вәгъдә иткән эшемне ниһаять гамәлгә ашыра алдым, - дип елмая Рамил Вәлиев.

Кече Урыссу авылында узган елны гына ачылган өр-яңа мәдәният йорты ишекләре ябылып тормый - ташкичүлеләр мәдәни тормыш белән дә бик актив яши. Быел аларның Баулы районы белән дулык күперен ныгытып, ут-күршеләребезнең иҗат коллективын бик җылы кабул иткәнен гәҗит битләрендә бәян итеп чыккан идек инде. Ташкичү авыл җирлегенең үзендә дә чын талант ияләре яши. Җәйге кичләрнең берсендә авыл үзешчәннәре Димтамак авылы халкына концерт белән барган булса, моңсу көзге кичләренең берсен моңга төреп, күптән түгел генә җавап визиты белән Димтамак авыл җирлеге артистлары чыгыш тотып киткән. Бүген Ташкичү авыл җирлегендә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп уза торган Аналар көненә тулы хәзерлек бара. Быел көзен, армия сафларына чакыру барышында, Ватан сагына дүрт егетнең озатылуы да авыл җирлеге учреждениеләрендә яшь буынга кечкенәдән үк ватанпәрварлык тәрбиясе сеңдереп үстерелүе турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев