Төзекләндерү буенча предприятие юлларны тәртиптә тотуның кышкы режимына күчте
Төзекләндерү буенча предприятие 7 октябрьдә юлларны тәртиптә тотуның кышкы режимына күчте.
Предприятие баш инженерының сүзләре буенча, техника белән тәэмин ителгәнлек тиешле эш күләмен башкарырга - район үзәгенең урам челтәрен һәм торак пунктлар арасындагы юлларны нормативта каралганча тотарга мөмкинлек бирә. Кар күләменә бәйле рәвештә трассада дүрт КамАЗ һәм бер грейдер, Урыссу бистәсе буенча - өч МТЗ тракторы, бер грейдер һәм тротуарларны тәртиптә тоту өчен бер мини трактор эшли. Әлбәттә, кул хезмәте дә файдаланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев