Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Уруссу балаларына күп кирәкме?

Урыссу бистәсе, килешегез, соңгы елларда шактый уңай үзгәрешләр кичерде: халык чагыштырмача төзек тротуарлардан йөри башлады, чәчәк түтәлләре үсеп чыкты, йортлар төзекләндерелә...

Бистә урамнарындагы чүп-чарны кызгылт-сары киемле эшчеләр капчыкларына җыеп чыкканда, урыссулыларның шактые йокыларыннан айнымаган да була әле. Ишек алдында чүп машинасы килгәнен көтеп, зар-интизар булган чорлар да онытылып бара, чөнки каты көнкүреш чубен түгү тәртипкә салынды. Тик менә яшәүчеләр арасында һаман да тәртипкә керергә теләмәүче затлар табылып тора. Элеккеге ДОК территориясе белән шәхси гаражлар арасындагы тыкрык, мөгаен, беркайчан да чүп-чардан арынмас, мөгаен. Каты көнкүреш чүбен ыргытып киткән кешеләрнең кул сузым арада гына 2 санлы балалар бакчасы урнашуы белән килешергә теләмәүләре аеруча кызганыч. "Күптән түгел генә, тирә-юньгә "хуш ис" таратып, мәче үләксәсе ята иде. Әлбәттә, бу бахырның бирегә үзе килеп җан тәслим кылуы да бик ихтимал. Әмма аны бит әлеге территория өчен җаваплы хезмәт җыештырып алырга тиештер бит инде, әгәр андый булса?!" - дип борчыла менә шундый шартларда көн саен балаларын бакчага озатучы Низаметдиновлар, Әмировлар, Фатыйховлар гаиләләре.

- Урыссу урамындагы 24 һәм 26 санлы йортлар арасы "Восток" торак милекчеләре ширкәте көче белән җыештырыла. "Уют" җәмгыяте ихатасы булән балалар бакчасы арасындагы тыкрыкта исә "Уют" җәмгыяте каравылчысы тәртип урнаштыра, - дип әти-әниләрне борчыган сорауга ачыклык кертте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин.

"Уют" сүзен татарчага тәрҗемә итсәң, ул "ямь", "ямьлелек", "җайлылык" дигәнне аңлата. Гафу итегез, әмма биредә "Уют" каравылчысы тудырган ямьлелек бер дә сизелми, кайчан үтмә - аяк асты тулы чүп-чар!

Белмим, күпме тапкырлар балалар бакчалары яныннан үтеп киткәнем булгандыр, әмма алар ишек алдына күз сирпегәнем дә булмаган икән. Аларга хас проблемалар гомумән уема да кереп чыкмады. Кем әйтмешли, башыңа төшсә, башмакчы буласың. Төпчегемне шул ук 2 санлы балалар бакчасына йөртә башлагач, күзем ачыла төште. Сабыйны арбага утыртып илтсәң, көпчәкләр коелыр, җәяү атлатсаң, сөрлегеп егылыр кебек... Бакчаның капка төбеннән үк кайчандыр салынган асфальт юл шактый җимерелгән. Бинаның черек тәрәзәләренә күз төшкәч, тузган юллар көн кадагыннан төшеп калган кебек була. Балалар тышта уйный торган территориягә игътибар иткәч, я хода, бала чагыма кайткан кебек булдым. Шул ук эреле-ваклы машина көпчәкләре... Әле ярый аларны төрле төсләргә манып куйганнар.

- Районда мәгариф учреждениеләрен ремонтлау муниципаль программа буенча гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә беренче чиратта түбә, тәрәзәләр алмаштырыла, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары ремонтлана. Агымдагы елда Урыссудагы 2 һәм 5 санлы балалар бакчаларының түбә катламы яңартылачак. Тәрәзәләр Каразирек, Урыссуның 1 һәм 4 санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә алмаштырылачак. Кәрәкәшле балалар бакчасында канализация ремонтланачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 2015 елда капремонт уздыру буенча республика программасы эшләнүен һәм анда катнашу өчен безнең районнан заявка бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. Балалар бакчаларына заманча уен мәйданчыклары урнаштыру өчен дә, шулай ук, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына заявка бирдек, - дип аңлатма биргән район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, кызганычка, тротуарларны ремонтлау турында эндәшми калды.

Төзеклелек темасын дәвам итәбез. Бүген бөтен балаларны да мәктәп яны яисә сәламәтләндерү лагерьларына урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Аларның бер өлеше ишек алдындагы мәйданчыкларда вакыт уздырырга, уйнарга мәҗбүр. Ярый ла бу күңелле уен мизгелләре күңелсезлек белән тәмамланмаса... Горький урамы буенча 1 санлы йорт ишек алдындагы мәйданчыкны кем генә куркыныч тудырмый торган урын, дип гарантия бирә ала икән?! Дүрт урынлы карусель җиргә беркетелмәгән. Тулаем тимердән ясалган таганнарны өлкән кеше көч-хәл белән генә селкетә ала. Ә тирә-юньдәге чаган куаклыкларыннан, чәчәк атучы шайтан таякларыннан, башка төрле чүп үләннәреннән мәйданчыкны кем азат итәргә тиеш икән? Шул ук вакытта бу уен урыныннан берничә адым ераклыкта гына, тәгаен әйтсәк, Ленин урамындагы 16 санлы йорт ишегалдында бик кәркәм ял мәйданчыгы оештырылган. Шуны әйтергә кирәк, игътибар белән карасаң, бу эш өчен күпчелек кул астындагы әйберләр файдаланылган. Кызганычка, бистә урамнарында мондый күңелле нокталар сирәк очрый. Славян тыкрыгындагы "сәхрәләрдә" сайрарга кошлар гына җитми! Биредәге 4 санлы йортның беренче катында яшәүчеләр кояш нурлары белән, мөгаен, урамда гына очрашалардыр? Аларның тәрәзәләре чаган үсентеләре белән капланып беткән. Шул ук йорт каршындагы гараж һәм сарайларга да тиздән үтеп кереү авырлашачак, аның сул ягында, 2 санлы йорт белән ике арадагы, шул ук 2 санлы балалар бакчасы каршындагы бушлыкта барлыкка килгән чытырманлык арасыннан канализация системасына хезмәт күрсәтүче машинаны да көч-хәл белән генә күрергә мөмкин булды. Булмас ла дип шикләнгән кешеләр фотофактларны гәҗит сайтыннан карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев