Төп яңалык
Уруссының яңа мәчетендә ай калыкты
Мөселманнарның изге Рамазан аенда, изге җомга көнендә Солнечный микрорайонында төзелеп килүче Мәхмүт мәчетенә ай кую тантанасы узды.
Алдагы көннең кичендә үк башланган туктамый яуган яңгырга да карамастан, дистәләгән мөселманнар һәм район халкы бистә тарихында тагын бер истәлекле вакыйганы күрер өчен мәчеткә агылды. Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат-хәзрәт Мәрданшин ютазылыларны шушындый дини әһәмияткә ия булган вакыйгада катнашырга теләк белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. "Ә өстән яуган яңгыр - ул Аллаһы тәгаләнең кешеләргә булган рәхмәте. Карагыз башка районнарга - анда корылыктан агачлар үлә, ә бездә бар да ямь-яшел. Һәм бүген, дога укып айны күтәрәбез икән, без ышанабыз - безнең теләкләребез тормышка ашачак, ә яңгырда теләгән теләкләр бигрәк тә", - дип яңгыр астында ай калкуны көткән халыкның күңелен күтәреп. Дикъкать белән халык Ильяс-хәзрәт Зиннәтуллинның да әлеге вакыйганың нинди әһәмияткә ия икәнлеген сөйләгән вәгазьләрен тыңладылар. Район башлыгы Рөстәм Нуриев та әлеге вакыйганың шаһиты булды. Ул әлеге ярым ай Солнечный микрорайонының яктырткычы булыр дип теләкләр теләде. Һәм иң зур рәхмәтен ул үз акчасына мәчет торгызырга ниятләгән, төзү материаллары җитештерүче предприятие җитәкчесе буларак кына түгел, ә урыссулылар өчен фатир төзүче буларак та билгеле булган Илдар Гәрәевка җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев