Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсен бергәләп яңартачакбыз

Узган якшәмбе көнне, 31 декабрьдә, Урыссу бистәсендә үзара салым акчасы җыюны гамәлгә кертү максатында референдум үтте.

Урыссу бистәсенең 2 санлы мәктәп бинасында урнашкан сайлау участогы тавыш бирүчеләрдән бушап тормады. Сез изге уй белән килдегезме, дигән сорауга, әлбәттә, төрле рухтагы җаваплар яңгырады. Кемнедер туган җирен тагын да күркәм итеп күрү теләге алып килсә, икенче берәү, эш урыныннан кисәтүле шылтырату булганга күрә генә, участокка барырга мәҗбүр булган. Шулай да башлангыч саннарга караганда, референдум узды дип санала. Анда балигълык яшенә җиткән гражданнарның 52,4 проценты катнашкан. Референдумда катнашучыларның 50,97 проценты уңай җавап бирсә, 46,98 проценты каршы булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев