Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсендә яшәүче Асия апа Гарифуллинага - 85 яшь

Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Асия Зумагул кызы Гарифуллина, Бөек Ватан сугышы башланганда сигез яшьтә генә булуына карамастан, әтисенең фронтка чыгып киткән көнен бүгенгедәй хәтерли.

Ун баласы белән ялгызы торып калган әнисенең җирдә тәгәри-тәгәри өзгәләнеп елаганын ул әле дә оныта алмый. Гаилә башлыгы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый. Ул вакытлардагы авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән кечкенә Асияның күңелен тормыш михнәтләре генә тупасландыра алмый. Ул матурлыкка, гыйлемгә тартылып үсә. Урта мәктәптә белем алганда ук күп санлы китапларны укыган, алар буенча иншаларны зур осталык белән язган кызның китапханәче һөнәрен сайлавына аптырыйсы да юк. Гомере буе район үзәк китапханә системасында эшләп, бик күпләрдә матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән хезмәт ветераны Асия апа Гарифуллинаны туган көне белән котларга дип хезмәттәшләре юкка гына килмәгән иде.



Алар аны яхшы остаз, чын дус булуын ихлас күңелдән әйтеп узды. Ә инде йорты бусагасында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримованы күргәч, юбилярның күңелен тәмам көчле хисләр биләп алды. Аның адресына буген бик күп җылы сүзләр, якты теләкләр яңгырады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев