Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу халкы бәйрәм алды ярминкәсендә

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта яз ярминкәсе эшләде.

Алда торган май бәйрәмнәре алдыннан райондашларга запасларын тулыландыру өчен бу бер дигән мөмкинлек булды. Сату белән чыккан Урыссу мәктәпләре һәм балалар бакчалары киштәләрендә тәм-томның ниндие генә юк иде. "АгроМир" җәмгыяте, фермер Рөстәм Вәлиев һәм башка шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре халыкка сыер һәм дуңгыз ите тәкъдим итте. Сәүдә мәйданының икенче ягында борыннарны кытыклап шашлык исе таралды. Бакчачыларга да бүген тауар сайлап алу мөмкинлеге зур булды - җиләк-җимеш агач һәм куакларының, суганлы чәчәкләрнең ассортименты бик бай иде. Әти-әнисенә ияреп килгән бала-чага да "тәмлүшкәсез" калмады - алар татлы "мамык" белән сыйланды. Ә инде мәдәният йорты стеналарыннан яңгыраган дәртле бию көйләренә кушылган урыссулыларга күзәтеп, халыкның күңеле көр булуына тагын бер кат инанмый мөмкин түгел иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев