Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу халкы заманча уңайлы һәм матур ял мәйданына мохтаҗ

Кичә Урыссуның 3 санлы урта мәктәп базасында үзәк балалар паркын төзекләндерү буенча проект семинары узды.

Татарстанда "Парклар һәм скверлар" программасы эшчәнлеген 2017 елда да дәвам итәргә дигән карар кабул ителү бәрабәренә быел Урыссу бистәсендәге үзәк балалар паркын үзгәртеп кору белән чын һөнәрманнар шөгыльләнәчәк. Кичә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кулы астында эшләүче архитекторлар командасы район үзәгендә яшәүчеләр - Балалар думасы депутатлары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре белән "түгәрәк" өстәл уздырды. Башкала архитекторлары белән бергәләп район белгечләре балалар паркы пректын тәкъдир итте. Аннан соң үзара фикер алышу башланды. Әйтергә кирәк, урыссулылар зур активлык күрсәтте - алар үзәк балалар паркын заманча камилләшкән ял урыны итеп күрергә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев