Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу мәктәпләрендә укучылар кайнар аш белән ничек тәэмин ителәләр

Укучыларның кайнар аш белән ничек тәэмин ителәләр? Узган атнада район гәҗите хәбәрчеләре Урыссу мәктәпләрендә булып, шушы сорауга җавап эзләделәр.

Без бистәнең дүрт мәктәбендә дә булдык. Аларның бөтенесе өчен дә бер төсле менюны хуҗалык эксплуатацион үзәк технологы берьюлы 12 көнгә төзи. Ул мәгариф бүлеге начальнигы һәм районның санитария хезмәте тарафыннан раслана. Мәктәп ашханәләрен продукция белән бер учреждение тәэмин итә.

- Ит һәм яшелчәләр белән алар атнага бер тапкыр, ярмалар һәм макарон эшләнмәләре белән һәр айның башында тәэмин ителәләр. Әгәр элек балаларга балык ике атнага бер тапкыр бирелсә, хәзер, санитария хезмәте таләбе буенча, менюга балык атна саен кертелә. Ашка токмачны пешекчеләр үзләре кисә. Алар он һәм йомырка белән тәэмин ителәләр. Гомумән, продукциягә бернинди дә кытлык юк, - диде редакция белән элемтәгә чыккан хисапчы Лиза Бадыйкова.

Кечкенәләр күбрәк сок тели

Сезгә нинди ризык күбрәк ошый, дигән сорауга Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары: "Сок!" - дип бердәм җавап бирделәр. Укучылар тәлинкәләренә салган порцияне ашап бетерәләр, калдыклар калмый диярлек. Шулай да балаларның боткаларга бик исләре китми икән. Бу мәктәптә укучылар тәлинкәләрне өләшү өс-тәленнән үзләре алалар. Ни өчен? Элек табынны өлкәннәр кора иде, әмма ашамлыклар суынып бетү сәбәпле, балалар өлешчә үз-үзләренә хезмәт күрсәтә башлады, дип җавап бирделәр.

Без унике көнлек меню белән дә таныштык. Бу чорда балаларга, соктан тыш, витаминлы продукциядән берәр көн әфлисун, винегрет, кәбестә салаты каралган. Мәктәп директоры аңлатуынча, укучыларга сыер һәм тавык итеннән пешерелгән ашлар һәм гуляш, балыктан - минтай бирелү каралган. Сөт һәм май боткаларга салына. Сүз уңаеннан, без караган меню ике өлештән тора. Берсе аның бюджеттан каралган акчаларга, икенчесе әти-әниләр взносына төзелгән. Бу әти-әниләрнең ни өчен акча түләгәннәрен тикшерә алсын өчен эшләнә. Без мәктәп дирекциясеннән укучыларның туклану дәрәҗәсе белән дә кызыксындык. Аның фикеренчә, каралган порцияләр өлкән сыйныф балаларына җитми.

- Бер көнгә каралган 25 сумга аларга тагын нәрсә тәкъдим итәргә була? Элек һичьюгы сыр бирәләр иде, артык кыйммәтләнү сә-бәпле, аңардан баш тартырга туры килде, дип борчыла Светлана Евсеева.

Туклану соравына ачыклык керттек. Ашханәдә санитар нормаларны үтәү белән эш ничек тора соң? Гафу, журналистлар бөтен җиргә борыннарын тыгарга яраталар инде. Әмма мәктәп директоры әлеге эштә дә бернинди каршылык күр-сәтмәде. Бу юнәлештә безне, нигездә, продукциянең нинди шартларда саклануы кызыксындырды. Биредә ярмалар, макарон һәм он өчен тартмалар һәм киштәләр урнаштырылган аерым бүлмә каралган. Ит һәм сөт ризыклары аерым суыткычта саклана. Балык һәм ит турарга аерым булмә каралган кебек, җиләк-җимеш, яшелчәләр юар өчен дә аерым юу урыны билгеләнгән. Тиз бозылучан продукция буларак, ит табынга бирелергә бер, алда ял көннәре булса, ике көн алдан китерә. Юа торган чаралардан бары тик азык-төлек содасы гына кулланыла. Ашханәдә савытлар юа торган машина бар, әмма ул әлегә төзек булмау сәбәпле, савыт-сабаны кул белән юарга туры килә. Ашханә эшчеләренә санитар нормаларны катгый рәвештә сакларга туры килә. Роспотребнадзор хезмәткәрләре ашханәне соңгы тапкыр ярты ел элек тикшергән булсалар да, чисталыкка пробалар даими рәвештә алынып тора.

Боткаларны бик өнәмиләр

Урыссы гимназиясендә башлангыч сыйныфларның ашау сәгате якынлашып килә иде. Хуҗалык эшләре белән идарә итүче Альбина Хәйбрахманова, пешекче Люция Галиева өстәлләргә ризык тезү белән мәшгульләр.

- Балалар боткаларны бик яратып ашамыйлар. Ә менә тавык ите белән бирелә торган макаронга исләре китә. Өстәмә сорап алган очраклар да бар. Салатларны бик яраталар. Атна саен кәбестә салаты, винегрет ясыйбыз, булочкалар пешерәбез, сок, җиләк-җимеш бирелә, - дип сөйли Альбина ханым.

Дәрес бетүен хәбәр итеп, звонок шылтырады. Өс-тәлләр артыннан урын алган укучыларның күбесе булочкаларга үрелде, төшке ашны балыктан башлады. Чыннан да, балаларның бик сирәге бодай боткасын ахырына кадәр ашап бетерде. Шул ук вакытта арада рәхәтләндереп авыз тутырып ипиен, боткасын, балыгын бергә ашаган малайлар да булды.

- Балалар көн озынына мәктәптә булгач, ата-аналар да аларның төшке аштан баш тартмауларын телиләр. Гомумән, ашау бик яхшы. Түләүләр белән дә проблема юк, - дип әйтеп узды 4 сыйныф җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.

Балаларның фикере белән дә кызыксындык.

- Боткаларны ашарга тырышам. Әмма миңа барыннан да бигрәк салатлар ошый. Аларны бик тәмле ясыйлар, - ди тыйнак кына елмаеп Камилә Яркова.

- Миңа макарон ошый. Боткалар?.. М-м-м, мин аларны кеченәдән ашамыйм, - диде Кирилл Пестов.

Гимназия ашханәсенә ике ел элек капиталь ремонт кергән. Бүген биредә эшләргә бөтен шартлар да бар. Эшчеләр атнаның һәр җомгасында санитар көн үткәрәләр. Ашханә бер төсле бокаллар һәм тәлинкәләр белән тәэмин ителгән. Укучыларны тәмле ризыклар белән сыйлау өчен зур тырышлык куючы пешекчеләрне бер нәрсә борчый: май салып пешерелгән боткалардан баш тарткан балалар тәнәфес саен күршедәге кибеткә чыгып чабалар, чипсы, сухариклар кимереп, ашказаннарын эштән чыгаралар.

Булочкаларны җиткереп булмый

Урыссуның 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 473 бала укый. Һәм аларның берсе дә кайнар ризыктан баш тартмады, дип билгеләп үтте мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Җәмилә Ибраһимова. Шулай да, кайнар ризык ашарга көн саен шуның кадәр бала йөрми. Укучылар төрле-төрле чараларга киткән көннәр була. Арада чирләп дәрес калдыручы балалар да бар. Шул рәвешле, ашханә пешекчеләре көн саен уртача 400 балага хезмәт күрсәтә. Иң мәһиме, алар ризыкларны яратып ашыйлар. Хәтта башлангыч сыйныф укучылары арасында өстәмә ризык килеп алучылар да бар. Ә поварлар үзләре пешерә торган булочкаларны өлкән сыйныф малайларына җиткереп булмый, дип елмая Ибраһимова.

Зәрия апаның ашлары тәмле

Урыссуның 4 санлы мәктәбендә, башка урынардагы кебек үк, төшке аш икенче дәрестән соң башлана. Фойега ук таралган тәмле балык исе һәм тагын ниндидер тәмле-татлы ис күңелләрне кытыклады. Ишек төбендә үк мине каршы алган мәктәп директоры Гөлдания Белаловага килү максатымны аңлаткач, ул мине эш бүлмәсенә чакырды.

- Продукция белән тәэмин итүчеләргә һәм азык-төлек сыйфатына бернинди дә дәгъва юк. Менюдагы ашлар баланска китерелгән һәм төрләндерелгән. Балалар һәм ата-аналар тарафыннан шикаять кергәне юк, - дип сөйли мәктәп директоры.

- Ашлар кайнар булып, балаларның ашарга өл-гермәгән чаклары булмыймы?

- Пешекче Зәрия Ихсанова бик иртә килә, үз вакытында әзерләнгән ризыклар тиешле температурага кадәр суынырга өлгерә. Шуңа күрә балалар пешмичә, тынычлап ашый алалар.

Мәктәп ашханәсе повары Зәрия Ихсанова - һө-нәрман, ул 80гә якын балага хезмәт күрсәтә. Пешекче ризыкларны өйдәге кебек үк бик тәмле итеп пешерә. Балалар өстәмә сорап алалар, дип үз фикерен белдерде Белалова. Тәнәфес вакытында коридорда очраган 9 сыйныф укучылары Булат Киршин һәм Иван Чайников та пешекче пешергән ашларны бик тыйнак кына мактасалар да, әмма алар үз сүзләрен чын йөрәктән әйттеләр.

- Бөтен ризыклар да бик тәмле, - ди Булат.

- Бөтенесен дә ашап бетерәсезме?

- Әлбәттә, - дип әңгәмәгә кушылды Ваня.

- Арада боткадан баш тартучылар бармы?

- Булгалый инде, әмма андыйлар бик аз, безнең сыйныфта, мисал өчен, ике-өч кеше генә ботка ашамый.

- Мөгаен, алар чипсыны кола белән эчәргә яратучылардыр? - дип көлешәбез.

- Безне тәмле ашаталар. Зәрия апага рәхмәт. Шимбә көннәрне әзерли торган сөтле ашлары да бик ошый. Тик аз гына була.

- Ә өстәмә сорыйсызмы соң?

- Әлбәттә!

Кырыена балык куелган, ак май салып болгатылган бодай боткасын балаларның бик тәмләп ашауларын күреп, үземнең дә авызымнан сулар килде. Мәктәпкә кергәндә үк тәмле-татлы иснең каян килгәнен хәзер генә аңладым. Зәрия апаларының тәмле итеп пешергән төшке ашын балаларның күпчелеге, хәтта, өйләрендә ботка ашарга өйрәнмәгән, тәлинкәгә салынган ризыкны калак белән эткәләп-төрткәләп утырган укучылар да лаеклы бәяләде.

- Балалар, сезгә төшке аш ошыймы? - дип мөрәҗәгать итәм кече сыйныф укучыларына.

- Ә-й-е-е-е! - дип бергәләп җавап бирделәр кечкенәләр.

- Тәмлеме?

- Ә-й-е-е-е!

- Балык яратасызмы?

- Яратабыз, аеруча семга балыгын, - дип белдерде малайларның берсе.

Гәрчә менюда әлеге төр балык каралмаса да, әлеге укучының тәлинкәсендә бер бөртек ризык та калмады.

- Ә нәрсә яратмыйсыз?

- Борчак ашы, - дип бер кыз бала әкрен генә әйтеп куйды.

- Быел җәен мәктәптә капиталь ремонт көтелә. Берьюлы ашханәгә дә үзгәрешләр керер, дип өмет баглыйбыз. Роспотребнадзор тарафыннан әйтелгән шелтәләрне төзәттек, кварцлы лампа сатып алдык һәм эштә файдаланабыз, - дип билгеләп үтте директор.

Шулай да мин, түзмәдем, тәмле-татлы ис тараткан бодай боткасын ашап карадым. Искитмәле!

Кухняларда алюминийдан савыт-саба юк

Соңгы елларда мәктәп-ләрдә һәм балалар бакчаларында азык-төлек блокларының матди базасы яхшыруын әйтеп узарга кирәк, дип хәбәр итте мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова. Агымдагы елда район бюджетыннан сутыкыч җиһазлары һәм плитәләр сатып алуга гына 1 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бәйрәкә мәк-тәбендә кухня һәм ашханәне яңадан җиһазландыру өчен шулай ук бюджеттан ярты миллион сум акча каралды.

Замана материалларыннан эшләнгән кухня җиһазлары сатып алу мәсьәләсе дә үз вакытында хәл ителә. Яңа уку елы башына өр яңа ашханә савыт-сабасын үзәкләштереп сатып алу планлаштырыла. Узган елда Мәгариф һәм фән министрлыгы берничә мәк-тәпкә суыткыч җиһазы, азык-төлек казаннары һәм су җылыткычлар алып бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев