Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу үзәк район хастаханәсендә педиатрлар җитешми

Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар табиблары җитешмәве ата-аналар арасында ажиотаж тудырды.

Хәзерге вакытта балалар консультациясендә бер педиатр кабул итә, балалар бүлегендә, шулай ук, бер табиб эшли. Хастаханәдә кадрлар соравы ачык кала - бу мәсьәләне чишү өстендә чаралар күрәбез - республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына игъланнар элдек, шулай ук "Земский докор" программасы буенча белгечләрне җәлеп итү буенча актив эзләнүләр алып барабыз, дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Шакирова. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә балалар консультациясендә кабул итү берничә агымга бүленгән - бер кабинетта кечкенә авырулар кабул ителсә, медицина тикшерүе һәм белешмәләр бирү буенча пациентлар аерым кабул ителә.

- Кечкенә пациентлар белән табибка килгән ата-аналарны яңа эш тәртибе белән таныштырабыз. Өлкәннәрне борчыган сорауларга җавап бирәбез, кабул итү шартларын тагын да яхшырту буенча аларның теләкләрен исәпкә алабыз. Шул ук вакытта пациентларның да түземрәк булуларын һәм табибка хөрмәт белән карауларын телисе килә, - дип белдерде доктор.

Искәртәбез, табибка алдан дәүләт уңайлыклары порталы яисә регистратура аша язылу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев