Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел тулуга багышланган митинг узды

Урыссуда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел тулуга багышланган митинг узды.

Бәйрәмгә аерым тантананы Урыссу урамы буйлап сугышчан дан монументына горур рәвештә атлаучы ветераннар җитәкчелегендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр колоннасы парады тудырды. Бөек Ватан сугышы чорының бортлы машиналарында оештырылган театральләштерелгән тамашлар тәкъдим ителде: аларның берсендә фронттагы хатын-кызлар вальс бии, икенчесендә санитарлар сугышчыларның яраларын бәйли. Кортежны хәрби кыр кухнясы һәм велосипедчылар тәмамлады. Электросоединитель, Әпсәләм комбинаты, ГРЭС, Урыссу химия заводы һәм районның башка предприятиеләре коллективлары, демонстрантлар колоннасыннан узып, гүя райондагы иҗади рухны, анда яшәүчеләрнең тыныч хезмәтен гәүдәләндерде. Бу көнне мәңгелек ут, мәрмәр плитәләргә Ватан өчен барган сугышта вафат булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган Мемориаль стенага, Хәсрәтле ана һәйкәле янына, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповка, Җиһан Хафизова һәм аның Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган җиде улы барельефына кызыл, ак, сары чәчәкләр белән кәрҗиннәр куелды. Аларны сугыш кырларында батырлача һәлак булган якташларына предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективлары, "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ, ЛДПР сәяси партияләренең җирле бүлекчәләре урнаштырды. Хәзерге вакытта исән ветераннарга исә иң җылы теләкләр һәм кайнар котлаулар җиткерелде. Җиңүчеләр урыны - Дан монументы янында, түрдән булды.

Татарстан Президенты исеменнән район ветераннарын ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов котлады. Украинадагы вакыйгаларга кагылып, ул кешеләр бердәмлегенең аерым әһәмиятен, бер тапкыр ветераннарыбыз тарафыннан яулап алынган тынычлыкны саклау мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Ветераннарны шулай ук Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы урынбасары Марат Гарифуллин, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Татарстан региональ бүлекчәсе вәкиле Алмаз Гомәров, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Зәйнуллин һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясадылар.

- Яу кырларында Ютазы җире өч меңгә якын үзенең иң яхшы улын югалткан, без аларның якты истәлеге алдында башларыбызны иябез, - дип ассызыклады Нуриев үз чыгышында. Йөзләрчә ветеран орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән һәм алар безнең рәхмәтле йөрәкләрдә саклана. Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренә дә җиңел булмаган: хатын-кызлар, картлар, балалар иңнәре авыр хезмәт йөген күтәргән. Без каһарман буын вәкилләренә бәяләп бетергесез батырлыклары өчен рәхмәтле һәм ветераннар тормышын яхшырту, аларны районның иҗтимагый тормышына җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Митинг тәмамлану турында белдереп, фанфаралар яңгырды һәм мылтыктан Җиңү көне хөрмәтенә залп бирелде. Ял паркында районда танылган коллективлар башкаруында сугыш чорының "Катюша", "Темная ночь" кебек танылган җырлары башкарылды, яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә, кушылып биеп-җырлап, күңелләрен сафландырды. Хәрби формадагы ютазылылар, бәйрәмчә бизәлгән мәйдан, орденнар һәм медальләр таккан ветераннар, район мәдәният йорты каршында кыр кухнясы эшләве, алып баручыларның: "Сугыш тәмам, тынычлык җиңде", - дигән сүзләре - боларның барысы да бер нәрсә турында сөйли - Җиңү бәйрәме безнең илдә әле һаман да иң әһәмиятле һәм сөекле бәйрәм булып кала. Һәм инде бәйрәм кичен дә дәвам итәчәк: кичен күңел ачарга яратучыларны тынлы оркестр, дискотека һәм бәйрәм салюты каршы алыр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 9 май көнне район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм республика вәкиле ТРның инвестицион үсеш агентлыгы вәкиле Ленар Якупов, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйхов озатуында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталарда булдылар, анда ветераннарны Җиңү көне белән котладылар, тудырылган шартларны күрделәр. Җиңү көнендә стационар шартларда дәвалану алган ветераннарны котларга яшьгвардиячеләр дә килде. Алар бәйрәм сәбәпчеләренә канәферләр һәм дары исе сеңгән сувенир котлау хатын тапшырдылар.

Сүз уңаеннан. Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм әлеге сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга тиңләштерелгәннәргә, Венгрия вакыйгаларында катнашучыларга, Чечен һәм әфган кампанияләрендә һәлак булучыларның аналарына, камалышта калган Ленинградта яшәүчегә район җитәкчелегеннән һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусиннан азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев