Урыссуда утырыш залында экологик ике айлык турында сөйләштеләр
Безнең алда кар астыннан чыккан чүп-чардан арыну гына түгел, яшел агач үсентеләре утырту, юлларны ремонтлау һәм төзү, тулаем авылларда һәм район үзәгендә эстетик тәртип урнаштыру буенча да масштаблы эшләр башкару күздә тотыла.
Бу турыда район башлыгы Рөстәм Нуриев җирлекләрдә санитар-экологик айлык уздыру буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Аның эшендә предприятиеләр җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашты. Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Нуриев 2016 елның район өчен юбилей елы булуын билгеләп үтте.
Бәйрәм чараларын оештыруга, билгеле сәбәпләр аркасында, зур акчалар юнәлтеп булмас. - Шуңа да карамастан, райондашларыбыз өчен әһәмиятле датаны данлы эшләр белән каршыларга планлаштырабыз. Район юбилеен бәйрәм итү көнендә, ә бу августның 20нче числоларында булачак, яңартылганнан соң Урыссу урамы буенча юлны ачу тантанасы булачак, аның буенча тергезелгән тынлы оркестр узар дип өметләнәбез. "Энергия" стадионында төп бәйрәм чараларыннан тыш, күп фатирлы йортларның берсен файдалануга тапшыру, предприятиеләр парады күздә тотыла. Муниципалитетның юбилей алды проектларына "Кымыз-Тау" бистәсендә элеге эчемлекне җитештерүчеләрне чакырып, Кымыз көне үткәрү, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы уздыру, "Волма" компанияләр төркеме директорларын чакырып, "ВОЛМА-Әбсәләм" предприятиесендә мастер-класс үткәрү, - дип ассызыклады Нуриев һәм хезмәтләргә - районда тиешле чисталык һәм тәртип, кече милек формасындагы предприятиеләргә торак пунктларның архитектур "йөзен" яхшыртканнары өчен рәхмәтен белдерде.
Урыссу бистәсендә ике айлыкны үткәрү буенча төп бурычлар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Олег Мостаев таныштырды. Планнарда, дип билгеләде ул, - урамнарны санитар чистарту, юллардагы чокырларны ремонтлау, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне юк итү, зират территорияләрен чистарту, юл билгеләрен нормативка китерү һәм җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарындагы тамгаларны яңарту, агачлар һәм чәчәкләр утырту, Урыссу-Октябрьский автоюлы юл буе полосаларын чистарту.
- Беркетелгән территорияләрне атна саен җыештырудан тыш, 23 апрельдә бөтен район шимбә өмәсе үткәреләчәк, - дип билгеләп узды Мостаев. - Урыссу бистәсендә чәчәк түтәлләре ясау күздә тотыла. Агачлар утыртуга килгәндә, Үзәк тыкырык буенча дүләнә (боярышник) куаклары утырту планлаштырыла, Пушкин урамы буенча миләш агачлары яңартылачак, Урыссу-Иске Урыссу һәм Урыссу-Октябрьский юл буйларына пирамидаль тупыллар утырту... күздә тотыла.
Авыл җирлекләрендә җитди эшләр планлаштырыла. Җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Рәис Галимов сүзләре буенча, чаралар юл буйларын чүптән чистарту һәм тәртиптә тоту, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, юл кырыйларындагы территорияләрдән каракура куакларны һәм карт агачларны кисү, торак пунктлар, учреждениеләр, оешмалар, зиратлар территорияләрен, чишмәләр һәм елга үзәнлекләрен чистарту, агачлар утырту, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне юк итү, һәйкәлләргә һәм обелискларга косметик ремонт, торак пунктларда билгеләр, аншлаглар һәм авылларга кергәндә стелалар кую кебек юнәлешләрдә башкарылачак.
- Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе һәм авыл җирлекләре арасындагы килешүгә ярашлы, юл буе территорияләрен чистарту буенча атна саен үткәрелә торган эшләр башланды. Авылларда 125 контейнер мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чүп чыгару оештырылган булса да, ел саен рөхсәт ителмәгән чүплекләр барлыкка килә. Ике айлык чорында мондый чүплекләрне Байлар авылындагы мазут чокыры яныннан, Иске Урыссудагы вак таш карьеры территориясеннән, шулай ук ел саен чистартыла торган Иске Каразирек чүплеге урыныннан юк итү күздә тотыла. Санитар чистартуның һәм төзекләндерүнең ике ае дәвамында авылларда 900 пирамидаль тирәк утырту планлаштырыла, көзен тупылларны Ютазы авылы автоюлы буена утыртабыз, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рәис Галимов.
Саннар һәм фактлар. Авыл җирлекләре территориясендә 20 һәйкәл һәм обелиск, 56 зират бар, шуларның 42се - гамәлдә, 34 чишмәнең унысын быел төзекләндерү күздә тотыла. Җирлекләрдә авылга керү урыннарында 30 күрсәткеч, 17 аншлаг, 24 - урманчылык аншлагы һәм 24 аучылык биләмәләре аншлагы җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев