Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда яңа базар ачылды

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, сәнәгать мәйданчыгы территориясендә (элекке Октябрьский базасы) ваклап сату үзәге ачылу тантанасы узды.

Иртәннән үк яңа базар территориясендә яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итү җитез бара - ит, май, сөт саталар иде. Моннан тыш, биредә түбәсе ябылган ит павильоны да эшли башлаган, шунда ук балык, казылык эшләнмәләре һәм башка беренче чиратта кирәкле прдуктлар сатылуы күздә тотыла. Шунысы әһәмиятле, әлеге үзәк санитария-эпидемиологиянең барлык таләпләренә җавап бирә.

- Чиста, якты бинага керү һәм киштәләрдә сыйфатлы продукция күрү - күңелгә рәхәтлек өсти. Без өлкән булсак та, шулай ук яхшы сервис яратабыз, - дип елмая сатып алучыларның берсе.

Вакыты белән азык-төлек ассортименты киңәячәк әле. Эш шунда ки, биредә авыл хужалыгы ярминкәләрен уздыру планлаштырыла, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен билгеләнгән сәүдә рәтләрендәге сыйфатлы азык-төлек тә һәрвакыт сатып алучыларның соравы белән файдалана. Базар ачу тантанасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, "Горизонт" сәнәгать мәйданчыгы җитәкчесе Ратмир Мәүлиев һәм башкалар катнашты.

- Бүгенге социаль әһәмияттәге объектны ачу - район өчен мөһим вакыйга, - дип ассызыклады җыелучылар алдында чыгыш ясаган Нуриев. - Кешеләр өчен ничек хезмәт күрсәтүләре дә, кайда хезмәт күрсәтүләре дә әһәмиятле. Биредә эшмәкәрләр һәм кулланучылар таләпләренә җавап бирә торган уңай шартлар тудырылган. Вакыты белән юл төзекләнәчәк, автотукталыш та булачак. Тездән пычрак ерып, азык-төлек алырга йөриселәре килгәннәр өчен иске базар да хезмәт күрсәтә.

Сүз уңаеннан, иске базар базарлар реестрыннан 2014 елның беренче кварталында ук алып ташланган. Һәм аны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә кемнеңдер акча сарыф итүе турында сүз бара алмый. Сәнәгать мәйданчыгы җитәкчесе Ратмир Мәүлиев, районда яшәүчеләрне яңа базар ачылу белән котлап, район башкарма комитетын һәм җитәкчелегенә сәнәгать мәйданчыгына яңа резидентларны җәлеп итүдә булышканнары өчен рәхмәт белдерде, эшмәкәрләрне бергәләп эш итәргә чакырды, үзенең хезмәттәшлеккә һәм килешүләр төзү шартларын уртага салып тикшерергә әзер булуын белдерде.

Ваклап сату үзәген тантаналы ачуның кульминацион ноктасы - Нуриев һәм Мәүлиев тарафыннан ал тасманы кисү булды. Бу район үзәгенең архитектур "йөзен" яхшырткан тагын бер объект ачылды, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев