Урыссуда яшәүче Нәфисә апа Закированың тормыш юллары шигырь юлларында
Шушы көннәрдә тормышының туксанынчы язын каршы алган Нәфисә Зарип кызы Закировадан "Озын гомер кичерүнең сере нидә?", дип сорадым. "Хәрәкәттә!", - дип җавап бирде чал чәчле юбиляр.
Нәфисә апаның балачагы үз яшьтәшләреннән әлләни аерылып тормый. Шул ук чабаталы балачак, бәхетле яшьлектән мәхрүм иткән Бөек Ватан сугышы, дошман тар-мар иткән халык хуҗалыгын күтәрү еллары... Бөек Ватан сугышы ветераны толы Нәфисә Зарип кызы узган гомер юлын шигырь юлларына сала. Ул иҗат иткән дүрт юллыкларда - газиз балалары язмышы, туган-үскән җиренә сагыш ачысы. Юк, юбиляр язган иҗат җимешләре җыентык битләренә салынмаган, алар 90 яшьлек Нәфисә Закированың күңел битләрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев