Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда яшәүче Нәфыйковлар гаиләсе кунаклар кабул итте

Моннан 65 ел элек диярлек кавышкан Синара һәм Мөкәтдис Нәфыйковлар истәлекле ике дата - күтән түгел генә бөтен ил халкы белән бәйрәм иткән Бөек Җиңү көне һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Каразирек авылында дөньяга килгән Мөкәтдис ага дөньяның ачысын-төчесен аз татымый. 1944 елның көзендә фронтка чакыртылган солдат туган якларына нибары 1951 елның язында гына әйләнеп кайта алган. Тыныч тормышта ул халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт иткән. 1951 елда Синара исемле бик тә гүзәл һәм чая кыз белән гаилә корган Мөкәтдис ышанычлы ир, яратып багучы әти, сөйкемле бабай, хәтта карт бабай да була. Биш балага гомер бүләк иткән Нәфыйковлар бүген унбер оныклары, бер оныкчыклары шатлыгына, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Озын гомер кичерүче гаиләне район башкарма комитетының загс бүлеге белгече Гөлназ Фаздуллина тәбрик итте, изге теләкләр теләп, истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев