Урыссулылар быел беренче тапкыр үз җирлекләрен төзекләндерү сорауларын хәл итүдә өлешләп катнашу республика программасына беренче тапкыр җавап кайтарды: бүгенге көндә Урыссу бистәсендә билгеләнгән планнарны тормышка ашыру башланды. Хәер, юлларны ремонтлау һәм төзү башка программалар кысаларында да башкарыла.
Шуны исегезгә төшерәбез, урыссулылар тарафыннан җыелган һәр сумга республикадан дүрт сум көтелә. Хәзерге вакытта Урыссуда яшәүчеләрдән 1 миллион 540 мең сум кергән. Республиканың кушып финанславына исәп тоту өчен 1 июньгә кадәр әлеге акча чаралары 1 миллион 800 мең сум тәшкил итәргә тиеш иде. Ул вакытта ел ахырына кадәр районга 7 миллион 200 мең сум республика акчасы керәчәк. Ягъни, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, юлларны, шулай ук тротуарларны ремонтлауга һәм төзүгә 9 миллион сумга якын акча юнәлтү күздә тотыла. Үзара салым акчасына йорт яны территорияләрен ремонтлау программасына Урыссу юлларының иң "авырткан урыннары" кертелгән. Аерым алганда, алар - Жуков, Комсомол, Тукай һәм М. Җәлил урамнары буенча ишегаларындагы юллар. Башкарылу проценты - 90 процент тирәсе. Тулаем алганда, әлеге эшкә 3 миллион 683 мең сум юнәлтелә. Тротуарлар турында сүз башлаганда, аларны төзүгә 6 миллион 140 мең сум файдалану планлаштырыла. Шагыйрь Сирин, Болын урамнары, Солнечный микрорайонының урау каналы буенча тротуарларны асфальттан төзү күздә тотыла. Брусчаткадан тротуар Восточный урамы буенча җәелгән, шундый ук тротуарны Урыссу урамы буенча балалар паркы янына салу да күздә тотыла.
Тулаем алганда, эшләр масштабы Урыссу урамы буенча да, төбәк әһәмиятендәге юлларда да саллы. Әйтик, агымдагы елда региональ юлларда чокырларны ремонтлауның гомуми мәйданы 5070 квадрат метр тәшкил иткән, смета бәясе - 4512 мең сум. Урыссу бистәсендә 1450 квадрат метр юлны ремонтлауга гамәлдә ике миллион сум тоту күздә тотыла. 13 446 квадрат метр мәйдандагы региональ юлларның тузган катлауларын тергезүгә 7800 сум каралган. Аерым акчалар юнәлтүне юллар нигезеннән басыла торган туфракны алу, җәяүлеләр юлына горизонталь сызыклар сызу, юл билгеләре кую һәм буяу таләп иткән.
- Юл төзелеше программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, Урыссу урамы буенча юлны яңартуга тукталмыйча булмый, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Мостаев. - Элек хәбәр иткәнебезчә, юлның нигез туфрагы яраксыз дип табылды һәм ул чыгарыла. Юлдан туфракның әлеге катламы алынганнан соң, инерт материаллар салу буенча эшләр башланачак һәм алар катлау саен басып тыгызландырылачак. Ягъни юл нигезе түбәндәгечә булачак: аста 40 сантиметрдан 60 сантиметрга кадәр - ком, аннары 30 сантиметр урал чуерташы һәм ике катлам 12 сантиметр калынлыктагы асфальт-бетон. Тимер юл аркылы чыгу урыныннан Козин урамы чаты янындагы юл хуҗалык кибете районындагы тимер юл аркылы чыгу урынына кадәр констукциясе буенча односкатный булачак. Бүгенге көндә биредә 300 метр юл ачылган, 200 метрдан артыгына ком салынган. Моннан тыш, Урыссуда район мәдәният йортыннан башлап Урыссу ГРЭСына кадәр бордюр ташын алыштыру буенча эшләр алып барыла. Алыштырылучы бордюрларның гомуми озынлыгы, аның яртысы инде урнаштырылган, 500 метрга якын тәшкил итә.
Район буенча юл эшләрен "Татнефтедор" җэмгыяте дә башкара. Әйтик, бүгенге көндә Алабакүлдән М5 юлына таба 800 метр озынлыктагы юл участогы асфальтланган. Өч ярым чакрым озынлыктагы юл полотносын Ютазы тыкырыгыннан башлап Яссытугай ягына таба ремонтлау планлаштырыла. Шул ук предприятие бүген Урыссу бистәсенең кайбер урамнарында юлларны ремонтлый (Пушкин урамында: АЗСтан М. Җәлил урамына кадәр; М. Җәлил-Пушкин урамнары чаты; Яшьләр тыкырыгыннан Ленин урамына кадәр; Клуб тыкырыгыннан Пушкин урамы, 125; Клуб һәм Үзәк тыкырыклар; Урыссу урамы - Ленин урамыннан Урыссу ГРЭСына кадәр).
Нет комментариев