Төп яңалык
Урыссудагы 4 санлы балалар бакчасында территорияне төзекләндерү алып барыла
Мәктәпкәчә учреждениенең ишек алдын ремонтлауга мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы буенча - миллион ярым сум бүленгән һәм муниципалитет тарафыннан 900 мең сум бирелгән.
Моннан тыш, эчке эшләр өчен - 1,9 миллион сум, шулай ук дүрт группа өчен җиһаз - өстәлләр, урындыклар, караватлар, кием һәм сөлгеләр шкафлары сатып алуга 398 мең сум муниципалитет тарафыннан бүленгән. Территорияне төзекләндерүдә балалар бакчасы коллективы да катнаша. Чәчәк түтәлләре өчен ун машина кара туфракны хезмәткәрләр үз көчләре белән тараткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев