Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуга Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп китте

Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың Көньяк - Көнчыгыш өлеше казыяте мөхтәсибәте белән очрашуы узды.

Беренче чиратта Камил хәзрәт "Солнечный" микрорайонындагы яңа "Мәхмүт" мәчетендә һәм Урыссудагы "Фәнис" мәдрәсәсендә булды. Соңрак шәкертләр һәм мәдрәсә укытучылары белән очрашты.

- Мәчет ошады, бик оригиналь проект, моны игътибарга алырга кирәк. Беренче чиратта анда булдык, намаз укыдык, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты Камил хәзрәт. Үзенең чыгышында мөфти шулай ук мәдрәсә тәрбияләнүчеләренең укуларында уңышлар теләде һәм Татарстанда ислам динен үстерү юнәлешләре турында сөйләде.

Мөхтәсибләр белән очрашуда актуаль сораулар һәм мөхтәсибәттә булган проблемалар тикшерелде. Күп сораулар онлайн режимында хәл ителде. Камил хәзрәт сүзләре буенча, мондый очрашулар бик файдалы һәм нәтиҗәле, аларны даими үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев