Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яз һәм хезмәт бәйрәмен җырлап каршы алдылар

Пәнҗешәмбе, 1 май көнне, районда яшәүчеләр һәм кунаклар "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән оештырылган Урыссудагы балалар паркында митингка җыелдылар.

Предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективлары төсле шарлар тотып, хезмәт кешеләренә теләктәшлек йөзеннән бәйрәмгә агылды. "Бердәм Россия" Ютазы җирле бүлекчәсе рәисе район башлыгы Рөстәм Нуриев, митингны ачып, җыелучыларны Беренче май бәйрәме белән җылы һәм ихлас котлады. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

- Элекке буыннар тарафыннан язны хезмәт кешесе һәм хезмәт коллективлары хокукларын яклап каршы алуның күркәм традициясенә нигез салынган. Бу безнең балаларыбызда җаваплылык һәм ихтирам хисе тәрбияли. Бүген без чын хезмәт кешесен, үз куллары белән киләчәкне төзүчеләр - сәнәгатьчеләрне, авыл эшчәннәрен хөрмәтлибез. Аеруча авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтчәннәрен билгеләп үтәсем килә, аларның җаваплы чоры - чәчү кампаниясе җитте. Уртак хезмәт өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм һәм сезнең ныклыгыгыз һәм һөнәрманлыгыгыз төбәкнең чәчәк атуына булышыр дип өметләнәм.

Ютазылыларга "Промышленное-1" башлагыч бүлекчәсе рәисе Рәмис Кәтиев, Урыссу үзәк район хастаханәсенең профком рәисе Марат Гыйльметдинов һәм Ютазы районыннан ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы вәкиле Илкам Дәүләтов изге теләкләрен юлладылар. Ә районда танылган артистлар һәм үзешчән коллективлар чыгышлары һәм шат күңелле әкият персонажлары бәйрәмгә аерым бер тантаналылык тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев