Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Язгы ташу көтмәгәндә килеп төшмәгәе...

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кар эрүен тизләтте, әмма бу җитди су басу яный дигән сүз түгел әле.

Бу хакта язгы ташу буенча узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов хәбәр итте. Аның эшендә авыл җирлекләре башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Сүзен дәвам итеп, Подовалов язгы ташуга шулай да без әзер булырга тиеш, дип басым ясады. Ул язгы ташкынны контрольдә тотарга тиеш булган муниципалитет һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасыннан җаваплы шәхесләрне исемләде. Җыелган халык, язгы ташу аркасында авария-тергезү һәм башка кичектерүсез эшләрне башкарырга кирәк булган очракта, кулланырга мөмкин булган чаралар белән танышты. Әйтик, Байлар авылы өчен Урыссу ГРЭСы, Яссытугай өчен - "Уңыш" һәм "Бетон +", Иске Урыссу өчен - "Таң", "Ильдан" һәм "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе", Димтамак өчен - "Р. Гәрәев", ШЭ "Гәрәев" һәм "Уруссу-Водоканал", Бәйрәкәтамак өчен - "АгроМир", һәм "Электросоединитель", Акбаш өчен - "Тимербаев", "Урыссу химия заводы" һәм "Юлчы", Әбсәләм өчен - "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты", "Юлчы" һәм "Әбсәләм-Волма", Ютазы авылы өчен "Ютазы элеваторы", район кулланучылар берлеге, Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы җаваплы. Җирлек башлыклары хаҗәт туган очракта нинди техника чакыртырга кирәк булуы турында мәгълүмат һәм транспорт йөртүчеләрнең телефон номерларын алдылар.

Ютазы районы буенча ТР Гадәттән тыш вәзгыять министрлыгының әйдәүче консультанты Сергей Коркин сүзләре буенча, аларның хезмәте югары хәзерлектәге режимга күчерелә.

- Бүгенге көндә язгы ташкын ни дәрәҗәдә буласын әйтүе кыен,барысы да һава шартларына бәйле. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне су күтәрелү дәрәҗәсен даими рәвештә контрольдә тоту өчен тәүлеклек кизү оештырылачак, - дип ассызыклады ул.

Искәртәбез, су басу зонасына Әбсәләм, Акбаш, Бәйрәкәтамак, Димтамак, Яссытугай һәм Иске Урыссу авыллары керә.

Сүз уңаеннан. Урыссулылар бүген үк инде муниципалитетның игътибарын су басу очракларына җәлеп итәләр. Әйтик, Пионер урамы буенча 9 йортта яшәүчеләр ишек алдында эрегән суларны читкә агызуда ярдәм күрсәтүләрен сораганнар. Комсомол урамы буенча 28 йортта яшәүчеләр эрегән кар суларының подъезд төбенә үк килеп җитүе буенча чаң сукканнар. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов сүзләре буенча, идарә итүче компанияләр көче белән әлеге мәсьәләләр хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев