Ютазы җирендә янәдән дәрәҗәле кунаклар (фоторепортаж)
Бүген Урыссу бистәсенә эш визиты белән республиканың Премьер-министры Алексей Песошин килеп китте.
Алексей Песошин һәм башка күп санлы кунаклар район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында Балалар иҗаты үзәге тормышы белән танышты. Алар Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында быел төзеләчәк 375 укучыга исәпләнгән яңа гимназиянең нигез куышлыгына киләчәк буыннарга юллама язылган таш-капсуланы салды. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан тантанада катнашкан балалар иҗат коллективлары хөрмәтле кунакларга һәм яшьтәшләренә концерт номерлары бүләк итте.
Вакыйга урныннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев