Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Йокысыз төннәр, кеше гомерләре өчен көрәш, көн саен кылынган батырлык - алар һөнәрләренең аерылгысыз өлеше. Кабул ителгәнчә, июньнең өченче якшәмбесендә илдә безнең сәламәтлек сагында торучы ак халатлы фәрештәләребез бәйрәме билгеләп үтелә.

Дәвалау сәнгате - "медицина" латын теленнән тәрҗемә иткәндә шундый мәгънәне бирә. Һәм, чынлап та, күп гомерләрне саклап калу өчен үз өстеңә зур җаваплылык алу - бу чын сәнгать. Һәм безнең районның сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган һөнәрманнарга ия булуы сер түгел.
Дәваханәнең беренче шәфкать туташы
Район поликлиникасында шәфкать туташы, хезмәт ветераны Шакира Хәмзә кызы Мөхәммәдиева 50 елга якын хезмәт тәҗрибәсенә ия. Ул 1938 елда элек безнең районга караган Иске Чүте авылында туа.
Шакира Хәмзә кызы яшь вакытында.
Бөгелмә медучилищесында белем алганнан соң, мәкаләбез герое ул вакытта Ютазы авылында урнашкан район сәламәтлек саклау бүлегеннән Урыссуга балалар консультациясендә участок шәфкать туташы итеп җибәрелә. Кеше өчен иң кыйммәтлесе булган әйбер - сәламәтлек бүләк итү - аның өчен һәрвакыт җан таләбе булып кала.
- Сез дәваханәнең беренче өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйгансыз. Нинди авырлыкларны җиңәргә туры килде?
- Миңа бу вазифаны йөкләгәндә, 26 яшьтә идем. Минем кул астында җитмешкә якын шәфкать туташы һәм санитар эшләде, шулай ук авылларда һәм предприятиеләрдә урнашкан барлык медицина пунктлары миңа буйсына иде. Яшьлегем аркасында авырлыклар турында уйларга туры килмәде. Шул ук вакытта минем белән бергә сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер торган кешеләр эшли иде, - дип искә ала ветеран.
Шакира Хәмзә кызының 37 ел дәвамындагы хезмәт эшчәнлеге таләпчән табиб Владимир Петрунинның кулы астында уза. Тәҗрибәсе һәм хезмәт стажы аңа табиб ярдәмчесе генә түгел, аның уң кулы булырга мөмкинлек бирә.
- Владимир Петрунин кайвакыт кырыс булуга карамастан, без тату һәм көйле эшләдек. Безнең эштә дошман эзләп утырып булмый. Мин кешенең холкы нинди генә булмасын, аны яратырга кирәк, дип саный идем. Шулай итеп, безнең пациентлар белән дә, аларның туганнары белән дә без уртак тел табарга тырыштык. Чөнки психик авырулар белән эшләү үзенчәлекле һәм аерым якын килүне таләп итә.
- Сез шәфкать туташы хезмәтенә бөтен гомерегезне багышлагансыз. Эшегезне сагынасызмы?
- Безнең тату һәм һөнәрман коллектвны сагынам. Дәваханага килгәндә, үз өемә килгән кебек барам. Анда мине беләләр һәм хәтерлиләр. Мин лаеклы ялга чыккач, хезмәттәшләрем өебезгә киңәш сорап киләләр иде.
- Чын медицина хезмәткәре нинди булырга тиеш?
- Медицина өлкәсендә намуслылык, грамоталылык, ярдәмчеллек һәм яңаны өйрәнергә әзер тору кебек сыйфатлар югары бәяләнә, - дип нәтиҗә ясады тәҗрибәле шәфкать туташы.
Ярты гомере - ак халатта
Терапия бүлегендә урта һәм кече персонал белән озак еллар дәвамында шәфкатьле, зыялы, пөхтә өлкән шәфкать туташы Анна Георгиена Софьина җитәкчелек итә. Ул Ырынбур өлкәсенең Рус Кандызы авылында 1949 елда туа.
сулдан уңга: Анна Софьина, Татьяна Кожевникова, Венера Саматова
Үз һөнәрен ул бернинди икеләнүләрсез сайлый.
- Балачакта мин салкын тиеп чирли һәм хастаханәдә еш була идем һәм ак халатларда һәм калпакларда авыруларга терелергә булышып йөргән шәфкать туташларын күрү миңа ошый иде. Шулай итеп миндә хыял - медицина хезмәткәре булу хыялы барлыкка килде.
Бугуруслан шәһәрендәге медицина училищесында балалар профилендәге шәфкать туташы һөнәренә ия булып, ул квалификацияле кадрлар җитмәгән туган авылында эшкә урнаша. Безнең хастаханәгә эшкә кыз 1971 елның февралендә урнаша. Аны да 26 яшендә үк терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы итеп куялар.
Хезмәтем тарихында миңа терапия бүлегенең Мәрьям Мөхәммәтшина, Галина Петрунина, Светлана Кошелева, Светлана Хөснетдинова кебек мөдирләре белән эшләргә туры килде. Безнең күп санлы булмаган коллектив өчен алар терәк булды, безгә хәерхаһлы мөнәсәбәттә иделәр, осталык тупларга ярдәм иттеләр. Һәркем хезмәттәшләр ярдәменә исәп тота алган коллективта эш көйле барды. Без гомуми хастаханә смотрлары, конкурслар оештыра, иң яхшы палата постларын билгели идек. Медицина хезмәткәрләре көнен исә түземсезлек белән көтеп алдык һәм табигать кочагында гаиләләребез белән бәйрәм иттек, - дип уртаклашты хатирәләре белән ветеран.
Кырык ике ел дәвамында ул медицина халатын кигән, кырык ике ел армыйча кешеләргә аларның газапларын киметү максатында хезмәт иткән. Элекке хезмәттәшләре еш кына аның янында булалар һәм ул елларны сагынып искә алалар.
- Үзеңнең туганнарың нинди мөнәсәбәт күрсәтүләрен телисең, пациентларга да шундый мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк, - безне шулай эшләргә өйрәтәләр иде, - дип тәмамлады хатирәләрен Анна Софьина.
Дөньядагы иң гуман һөнәр - шәфкать туташы профессиясе вәкилләре соклану уята һәм аларның башкарган хезмәтләре бер мәкалә кысаларына гына сыеп бетми. Әмма авыруның патологиясен дәвалап кына калмыйча, чирне психологик яктан да җиңәргә булышу - бу көндәлек батырлык. Һәм аны ак халатлы каһарманнар кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев