Ютазы район советының III чакырылыш II утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Ютазы район советының III чакырылыш II утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде: депутатларның күпчелек тавышы белән әлеге вазифага Андрей Подовалов сайланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына икенче кандидат Алмаз Галимов, ышаныч күрсәтүләре өчен депутатларга рәхмәт белдереп, үз кандидатурасын кире какты, моны җитәкче вазифасында җитәрлек эш тәҗрибәсе булмау белән аңлатты. Подовалов үз чыгышында район башкарма комитетының хәл ителгән сорауларына һәм киләчәккә бурычларга тукталды. Аерым алганда, ул район башкарма комитеты өчен өстенлекле бурычлар булып элеккечә төзекләндерү, социаль объектлар һәм юллар төзү, торак файдалануга тапшыру, тулаем район халкы өчен уңайлы шартлар тудыру сораулары калуын билгеләп үтте. Үз вазифасына яңадан сайланган район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подоваловны район советы рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул аңа алга таба да муниципаль хезмәтендә уңышлар, район хезмәтләре һәм хезмәт коллективлары белән берлектә нәтиҗәле эшләвен теләде. Утырыш эшендә шулай ук район советының даими комиссияләре һәм аларның составын раслау, район бюджеты проектларын төзү һәм раслау үзенчәлекләре турында сораулар каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Ахырда Рөстәм Нуриев үзара салым - балигъ булган гражданнарның ел саен бистә җирлеге үзидарәсенә түләүләре мәсьәләсен кузгатты. Район авыл җирлекләрендә бу практика күптәннән гамәлдә. Җыелган акча төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга, яшелләндерүгә һәм башкаларга сарыф ителәчәк. Күптән түгел һәр җыелган бер сумга республика дүрт сум кайтара башлады. Ягъни, диелде утырышта, бистә референдумында күпчелек тавыш белән үзара салым түләүләрен бер кешегә 200әр сум җыю мәсьәләсе кабул ителсә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы 1,5 миллион сумга тулыланачак. Үз чиратында, әлеге миллион өстәмә рәвештә тагын алты республика миллионын җәлеп итәчәк. Менә шундый гади арифметика, шул ук вакытта ул җирлекнең салым потенциалын шактый арттырырга һәм аның социаль- икътисади үсеше дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Ничек кенә булмасын, без алга таба хәрәкәт итәргә тиешбез.
Хәер, әлеге мәсьәлә хәзергә депутатларга җиткерелде генә. Әмма һичшиксез тормышка ашар дип уйларга кирәк. Өстәвенә ул күпләре районның җитди хезмәт коллективлары белән җитәкчелек иткән депутатларда хуплау тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев