Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы район ветераннар советы рәисе медале белән бүләкләнде

Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Татарстан көньяк-көнчыгышының ветеран оешмалары лидерлары семинарында "Муса Җәлил тууының 110 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.

Татар халкының каһарман шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова имза куйган рәхмәт хатында түбәндәгеләр әйтелгән: "Менә инде Муса Җәлил тууына бер гасырдан артык вакыт узган. Ул шуның яртысыннан азын гына яшәгән, әмма минем әтием җирдә никадәр якты эз калдырган. Ул сугышка кадәр дә бөтен эшне башкарып калырга ашыкты: шигырьләр иҗат итү, опера театрын оештыру, Мәскәүдә яшь шагыйрьләр, татар журналлары мөхәррирләре белән эшләү, Казанда Язучылар берлегендә хезмәт кую.

Ватан сугышы бөтен халык өчен зур сынау гына түгел, һәркемнең кыюлыгын һәм тугрылыгын тикшерү мөмкинлеге дә булды. Фронтка үз теләге белән киткән әтиемне, иң авыр участокларның берсенә - Волхов фронтына җибәрәләр. Ул яраланып әсирлеккә эләгә, фашист концлагерьларының бөтен рәхимсезлеген кичерә, әмма анда да ул һәм аның көрәштәшләре яшерен сугыш алып бара. 25 августта әтием һәм аның ун көрәштәше Берлинда җәзалап үтерелә. Фашист тоткынлыгында әтием искиткеч шигырьләр иҗат итә. "Моабит дәфтәрләре" - Муса Җәлил шигъри иҗатының иң югары ноктасы, зур кыюлык һәм каһарманнарча ныклык үрнәге.

Мин әтием хакында хатирәне кадерләп саклаучыларга, аның шигырьләрен югары бәяләүчеләргә һәм безгә, яшь буынга мөрәҗәгать итеп, йөрәк каны белән язылган шигырьләрне онытмаучыларга чиксез рәхмәтлемен".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев